Табиб-терапевт Регина Галиуллина бил авыртканда нишләргә ярамаганлыгын аңлатты

Арканың иң зәгыйфь өлеше. Табиблар билне шулай дип атый. Көндәлек тормышыбызда еш кына бөтен авырлык нәкъ менә шуңа төшә. Шуңа аның ара-тирә авыртып алуына дә әллә ни исебез китми. Мазь сылыйбыз да – вәссәлам! Табиблар исә бил авырту җитди чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә.

Бил авыртуның нечкәлекләре, аны кисәтү кагыйдәләре турында Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина сөйләде.

Регина Галиуллина

Бил ни сәбәпле авыртырга мөмкин?

– Көндәлек тормышыбызда бөтен авырлык билгә төшә. Авыр әйбер күтәргәндә генә түгел, җәяү йөргәндә, утырганда да авырлык килә аңа. Аркабыздагы иң зәгыйфь урын да шул. Бил бөерләрдә хилафлык булганда, сидек юлы, эчәклек авырулары вакытында да борчырга мөмкин.

Бил авыртканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә?

– Кисәк кенә авырта башлап, гел борчып торса, сузарга ярамый. Бил авырту утракса нервы кысылу, остеохондроз, радикулит, умыртка арасындагы бүсер, бил мускуллары ялкынсыну турында кисәтергә мөмкин. Ул зиһен таралу (рассеянный склероз), остеопороз билгесе дә була ала. Бил авыртканда аны үзлегеңнән генә дәваларга маташу – зур хата. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, иң беренче чиратта терапевт белән неврологка күренергә кирәк.

Бил авыртканда җылыта торган мазьлар сөртергә ярамый, ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Бил авыртканда аны, дөрестән дә, җылытырга ярамый. Ник дигәндә, җылылык тәэсирендә нерв җепселләре тагын да катырак ялкынсыначак. Бу исә бил авырту да көчәячәк дигән сүз. Сызлаган урынны җылыткач, бил авырту яман шешкә әверелә дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Һәрхәлдә, бу уңайдан бернинди фәнни аңлатма да юк. Ә менә бил авырту үзе яман шеш билгесе була ала. Минем тәҗрибәмдә шундый бер очрак булды. Бер ир-ат биле нык авыртудан зарланып мөрәҗәгать итте. Остеохондроз дип уйлап, билне үзлегеннән генә дәвалап маташкан ул. Тикшеренә торгач, анда яман шеш икәнлеге ачыкланды. Биле дә шуңа борчыган.

Бил авырту коронавирусның да билгесе була аламы?

– Ковид булганда башка билгеләр күзәтелә. Тән температурасы күтәрелә, ютәл пәйда була, кеше ис һәм тәм сизми башлый. Әмма көчле хәлсезлек, организмның агулануы аркасында коронавирус йоктырган кешенең биле дә авыртырга мөмкин.

 

Бил авыртуны кисәтү өчен табиб киңәшләре

– Гәүдәне төз тотыгыз. Утырып эшләгәндә дөрес итеп утырырга онытмагыз. Тезләр оча-бот буыннарыннан бераз өстәрәк торсын. Моның өчен тәбәнәгрәк урындыкта утырырга яки аяк астына берәр биегрәк әйбер куярга кирәк. Урындык белән арка арасына мендәр куйсагыз да яхшы.

– Озак вакыт утырырга туры килгәндә, торып, бераз хәрәкәтләнеп, билне, арканы ял иттереп алырга да онытмагыз.

– Ортопедик матраста йоклау да бил авыртуын кисәтергә ярдәм итә. Ул сыгылмалы һәм шактый каты булырга тиеш.

– Авыр әйбер күтәргәндә аякларны бераз бөгеп, аннары тураерга кирәк. Бу очракта төп авырлык билгә түгел, ә аякларга төшәчәк.

– Авыр әйбер күтәргәндә, ике кулга да авырлык тигез күләмдә төшәрлек итеп тотарга кирәк.

– Даими рәвештә корсак һәм арка мускулларын ныгытучы күнегүләр ясасагыз да файдалы булачак.


Табиб-терапевт Регина Галиуллина бил авыртканда нишләргә ярамаганлыгын аңлатты” язмасына фикерләр

Фикер өстәү