Кура үсентеләрен кайчан кисәргә?

Бакчада җимеш агачлары һәм куакларын кирәкмәс ботакларыннан арындырырга вакыт. Үсемлекләргә зыян китермичә генә бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга? Кура үсентеләрен кайчан кисәргә?

Бу хакта «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәеновадан белештек.

– Көзен агач ботакларын, яфраклары коелып беткәннән соң, согы хәрәкәтләнүдән туктагач кисәбез. Суыклар башланганчы, бу эшне төгәлләп куярга кирәк.

Иң элек сынган, җимеш бирмәгән һәм корыган ботакларны, аннары ябалдашның куерган, бер-берсенә тиеп торган ботакларын кисәбез, чөнки алар агачка яктылык төшәргә комачаулый. Агачны кәүсәдән өскә таба кыек-мыек үскән һәм  кыргый ботакларыннан арындырабыз.

Шуны истә тотыгыз: берочтан бик күп эре ботакларны кисәргә ярамый. Бу агачны зәгыйфьләндерүгә яисә бөтенләй коруга китерергә мөмкин. Кискәч, ботакның ярасына бакча сумаласы (садовый вар) яки майлы буяу сылыйбыз. Кисү өчен бары тик үткен пычактан гына файдаланырга тырышыгыз. Ник дигәндә, үтмәс корал белән кискән урын озак төзәлә.

Кура үсентесенең корыган, сынган, бик нык сыгылган ботакларын кисеп ташлагыз.  Җиләк биргән ботакларының очын кыскартыгыз. Мондый үсенте сабакларының түбәнге өлеше коңгырт төстә була.

 

Игътибар! Җәй ахырыннан көз урталарына кадәр көннәр коры торса, кышка керер алдыннан агач-куакларга су сибеп калдырырга кирәк. Ләкин бу эшне суыткач, һава температурасы +1…+3 градус чамасы булгач кына башкаралар.  Юкса җылы вакытта су сибү бөреләнүгә китерергә мөмкин. Суны күп итеп, 60–80 см тирәнлектә туфракка үтәрлек итеп сибәбез. Су сибү агач-куакларның кышкы суыкларны җиңелрәк кичерүенә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү