Бакчачы Руслан Бекбулатов: Бакчада кипкән үлән, корыган яфракның берсе дә калмаса яхшы

Көзнең кыл уртасына якынлаштык. Мул уңыш белән сөендергән бакчаларны акрынлап кышкы йокыга әзерләр чак. Эшне нидән башларга? Кар ятканчы бакчада нинди эшләрне башкарып өлгерергә кирәк? Тәҗрибәле бакчачы Руслан Бекбулатов көзге бакча эшләре белән бәйле актуаль сорауларга ачыклык кертте.

Руслан, бакчаны көздән чистартып калдырырга кирәкме?

– Бакчаны көздән чистартып калдырырга кирәк. Кипкән үлән, корыган яфракның берсе дә калмаса хәерле. Юкса, аларда кыш буе агачларга һөҗүм итүче кимерүчеләр яшеренеп ятачак. Моннан тыш коелган яфраклар парша кебек гөмбә авырулары да таратырга мөмкин. Шуңа күрә аларны җыеп яндыруың яхшырак. Бакчадагы алма кебек черегән җиләк-җимеш, яшелчә калдыкларын да җыеп түксәң яхшы. Алар да гөмбә авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

– Бакчага көздән тирес кертеп калдыру дөресме?

– Тиресне көздән кертеп калдырган очракта, бакчаны казып, сукалап, аны җиргә күмеп калдырырга кирәк. Тиресне бакчага күчләп өеп кенә калдырган очракта, анда шулай ук кимерүчеләр ияләшергә мөмкин.

– Агач, куакларны көзен утырту яхшыракмы, язынмы?

– Җимеш агачларын язын да, көзен дә утыртсаң ярый. Ләкин көзен агач утырткан очракта, ул ныгып, тамыр җәйсен өчен урамда ким дигәндә бер ай җылы, «+»лы һава торышы сакланырга тиеш. Чия, слива, абрикос кебек төшле җимеш агачларын исә көзен утыртырга киңәш ителми. Ник дигәндә, алар озак һәм авырдан үсеп китә. Көз көне агач утыртканда чокыр казып, шунда минераль ашламалар салып, агачны утыртырга, яхшылап су сибәргә, янына агач казык кагып, яшь агачны шул казыкка бәйләп куярга кирәк.

– Агачларны акшарласаң, кышын аңа куян тими, диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?

– Акшарлау агачны кышын кояш нурларыннан, салкыннан саклый. Агач кәүсәләренә китерелгән зыянга килгәндә, куяннардан бигрәк, аларга күбрәк тычканнар зыян сала. Шуңа күрә кышка бакчага кимерүчеләрне аулаучы капкыннар куеп калдырырга кирәк. Агачларны төрле химик матдәләр белән эшкәрткәндә, акшарлаганда аларга кимерүчеләрне куркыта торган матдәләр кушып җибәрсәгез яхшы. Алар кибетләрдә сатыла. Сүз уңаеннан, көз көне кулланыла торган ашламаларның составында азот бик аз, калий, фосфор, киресенчә, күп булырга тиеш.

– Агач ботакларын  көзен кисеп калдырырга кирәкме?

– Агач ботакларын язын кисәргә киңәш итәр идем. Бу чорда кайсының кышны исән-сау уздырганы, кайсының өшегәнлеге ачык күренә. Көзен исә виноград сабаклары, ежевика, кара карлыган, кура җиләгенең корыган ботаклары киселә.

–  Теплицаны кышка ничек әзерләргә?

– Теплицадан барлык үсемлек калдыкларын җыеп алырга кирәк. Туфракка гәрчич сибеп, казып калдырсагыз да була. Ул туфрак өчен бик файдалы. Теплица көздән чиста калса, язын эшегез азрак булачак.

– Агачларга  көзен су сиптерүчеләр дә бар. Болай эшләү дөресме?

– Дөрес. Яңгыр аз булган, эссе жәйдән соң агач төбендәге туфрак кибеп, зур ярыклар пәйда булырга мөмкин. Кышын шул ярыклар аша тамырларга суык үтеп, агач өшергә мөмкин. Агачларга көзен су сиптереп кенә калмыйча, төбенә калийлы ашлама да салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар кышны җиңелрәк уздырачак, салкыннарга да бирешмәячәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү