Газетага язылу

Иминлек сагында. Татарстан Рәисе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре армый-талмый башкарган киеренке хезмәтләре белән көн саен илебез үсешенә һәм ныклыгына бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. 

«Бүген без үзләре өчен бик җаваплы миссия сайлаган батыр һәм көчле кешеләрне хөрмәтлибез. Сезнең катлаулы, әмма җәмгыятебезгә бик кирәкле һөнәрегез мөһим сыйфатлар –батырлык, фидакарьлек, сайлаган эшегезгә тугрылык һәм теләсә кайсы минутта кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә. Нәкъ менә шундый үз һөнәрләренә һәм намус кануннарына тугры кешеләр һәрвакыт Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ныклы нигезен тәшкил итте», – диде Татарстан Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре югары осталык һәм ныклык таләп итә торган катлаулы бурычлар белән очраша һәм аларны намус белән үтәп чыга. Татарстан Рәисе министрлык җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләргә республикада зур чаралар уздырганда куелган бурычларны намуслы үтәгәне өчен рәхмәт әйтте. «Патруль, пост, участок, оператив хезмәткәрләргә, криминалистларга, сорау алучыларга, тикшерүчеләргә – законга хезмәт итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнары ветераннарына, шулай ук «кайнар нокта»ларда бурычларын үтәүчеләргә аерым рәхмәт. Без ватандашларыбызның тынычлыгы һәм иминлеге өчен үз гомерләре белән түләгән кешеләрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз. Без намуслы хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам иткән, Ватанга һәм бурычка тугрылык саклаган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә рәхмәтле», – диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре төрле юнәлешләрдә катлаулы һәм җаваплы бурычлар үти. «Алга таба да Татарстан файдасына нәтиҗәле эшләрез, югары күрсәткечләргә ирешерсез дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелегенең хезмәткәрләрнең эш һәм тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәчәген әйтте. 

Рөстәм Миңнеханов тантанада дәүләт бүләкләрен тапшырды. Херсон өлкәсе территориясендә хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен полиция капитаны Андрей Саушкин үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды. Татарстан Рәисе бүләкне геройның гаиләсенә тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ветераннар да бар. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре