Әлеге полимерны СИБУРның «Нефтехим» предприятиесе эшләп чыгара. Полипропиленның беренче гранулалары моннан 20 ел элек, 2006 елда алынган. Бүген җитештерү эшчәнлеге башлануга 20 ел тулу билгеләп үтелә. Шул вакыт эчендә биредә 4 миллион тоннадан артык продукция җитештерелгән, белгечләр 100 гә якын марканы үзләштереп, аларны җитештерүне җайга салганнар. Хәзер завод елына якынча 220 мең тонна полипропилен эшләп чыгара. Ә эшчәнлекнең беренче елларында җитештерү күләме күпкә азрак була. Мондый югары күрсәткечләргә ирешүдә технологияләрне яңарту, җитештерү процессларын камилләштерү генә түгел, ә үз эшен яхшы белгән, бердәм булып хезмәт куючы белгечләрнең дә өлеше зур. Алар арасында заводның нигезен салу, җиһазлар урнаштыру чорларын бүген дә хәтерләүчеләр бар.

Барысы да төзелештән башлана
Мондый производствоны булдыру теләк кенә түгел, тармак алдына куелган стратегик бурыч та әле бу. 2000 нче еллар башында Татарстан җитәкчелеге углеводородларны тирәнтен эшкәртү юнәлешен сайлый. Синтетик полимерлар базары тиз үсә, әмма Россиядә бу продукциягә ихтыяҗның зур өлеше чит илләрдән кертү хисабына каплана. 2003 елда «Нефтехим» инженерлык өлкәсендә әйдәп бара торган дөньякүләм Tecnimont һәм Basell компанияләре белән «Сферипол» алдынгы технологиясенә нигезләнгән җайланма төзү турында тарихи меморандумны имзалый.
Проект белән җитәкчелек итү Виктор Трифоновка ышанып тапшырыла. Ул төзеләчәк полиолефиннар заводы директоры итеп билгеләнә.
– Мин алты кешедән торган штат тупладым. Контрактларны, техник кушымталарны үзебез әзерләдек, сөйләшүләр алып бардык, – дип искә ала Виктор Трифонов. – Өч елдан да азрак вакыт эчендә ул вакытта билгеле булган полипропилен маркаларының барысын да диярлек җитештерә алырлык завод төзедек. Республикада бу өлкәдә белгечләр юк иде. Шуңа күрә хезмәткәрләрне иң яхшы уку үзәкләрендә укыттык, хаталар ясап, өйрәндек, җитештерү эшенең нечкәлекләренә беренче елларда ук эш барышында төшендек, – дип сөйли Виктор Трифонов.

Әмма бернинди уку да эш тәҗрибәсен алыштыра алмый. Завод әле төзелеп кенә килгән вакытта ук беренче машинистлар һәм аппаратчылар булачак эш урыннарын яхшы белгәннәр. Чөнки алар төзелеш барышын үзләре күзәткән, соңыннан эшләргә тиешле участокларда җиһазларны урнаштыруны һәм башкарылган эшләрне кабул итүне контрольдә тотканнар.
– Теләсә кайсы төзелештәге кебек, башта тирә-як пычрак иде. Ләкин әкренләп барысы да үзгәрде: бетон мәйданчыклар, юллар барлыкка килде, җиһазлар урнаштырылды, җитештерү мәйданчыгы үз кыяфәтен алды. Төзелеш чорында безнең һәркайсыбыз билгеле бер участок өчен җаваплы булды. Монтаж-технологик схемалар нигезендә төзелешнең барышын көн саен теркәп бардык, – дип сөйләде полипропилен җитештерү буенча әйдәп баручы инженер-технолог, производство ветераны Рамил Кәримов.
Төзелеш гаять катлаулы шартларда бара: эш графигы бик тыгыз була, ә сызымнар җиһазларны монтажлаганда гына килә.
– Чит илдәге партнерлар вентиляция системаларын автоматлаштыру буенча проект документларын тулысынча әзерләп бетермәгән вакытта ук производствоны эшләтеп җибәрергә туры килде. Күп кенә мәсьәләләрне үз көчебез белән, белгечләребезнең инженерлык тапкырлыгы ярдәмендә хәл иттек, – дип искә алды «Нефтехим» генераль директорының капиталь төзелеш һәм реконструкция буенча урынбасары (1986–2008) Владимир Бобонин.
Барлык кыенлыкларга карамастан, төзелеш уңышлы тәмамлана. 2006 елның 11 октябрендә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Камада полипропилен җитештерү заводын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрә. Ә бер айдан соң, 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә каршы төндә, заводта товарлыклы полипропиленның беренче партиясе җитештерелә.
Кытлыктан – технологик бәйсезлеккә
Егерме ел эчендә еллык проект куәте 180 мең тонна булган җитештерү җайланмасы СИБУРның төп полимер активларының берсенә әверелә. Җиһазларны эзлекле рәвештә яңарту, компрессорларның һәм экструдерның ышанычлылыгын арттыру, пропиленны катализаторга зыян китерә торган кушылмалардан тирәнтен чистарту җайланмасын кертү нәтиҗәсендә түбәнкамалылар җитештерү куәтен елына 221 мең тоннага җиткерәләр. Бу проект күрсәткеченнән 18,5 процентка күбрәк.
Җитештерүне техник яктан яңарту һәм модернизацияләү белән беррәттән, яңа эш алымнарын куллану да куәтләрне арттырырга ярдәм итә. Аерым алганда, барлыкка килгән мәсьәләләрне бергәләп хәл итү җиһазларның туктап тору вакытын киметергә мөмкинлек бирә.

– СИБУРда нинди дә булса проблема килеп чыкса, шундый ук продукция җитештерә торган башка предприятиеләрнең белгечләре дә эшкә кушыла. Бергәләп хәл итү юлларын эзлибез, тәҗрибә уртаклашабыз. Бу барлыкка килгән мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә һәм җиһазларның туктап тору вакытын киметергә ярдәм итә, – дип сөйләде полипропилен җитештерү буенча өлкән менеджер, производство ветераны Александр Александров.
Бүген «Нефтехим»ның полипропилен җитештерү мәйданчыгында пропиленның рандом һәм блок-сополимерларын кертеп, продукциянең 32 маркасын җитештерү мөмкинлеге бар. Ай саен гомуми һәм махсус билгеләнештәге 25 кә якын марка эшләп чыгарыла. Предприятие продукциясенә иң җаваплы тармакларда ихтыяҗ зур.
Медицина өчен югары сыйфатлы полимерлар.
«Нефтехим»ның җитештерү портфелендә медицина билгеләнешендәге алты махсус марка бар (MG055 C, MG085 C, MG182 K, MG 033D, MG 038C, MG 012D). Алардан шприцлар, инфузион эремәләр өчен савытлар, пробиркалар, хирургия халатлары һәм битлекләр өчен материаллар җитештерелә. PP MG012 D маркасы «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсы лауреаты дип таныла.
Автомобиль сәнәгате һәм киләчәк транспорты. PP I802 IM һәм PP T122 IM маркалары Россиядә серияле җитештереләчәк беренче «Атом» электромобиле өчен югары ныклыктагы компаундлар ясауда кулланыла. Ә PP R064 AS маркасы транспорт чараларында пассажирларның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Аннан балалар өчен автомобиль утыргычларының каркасларын һәм бамперларның бәрелү көчен киметә торган элементларын ясыйлар.

Салкынга аеруча чыдам: «Нефтехим» Россиядә экстремаль түбән температураларга чыдам махсус блок-сополимерлар җитештерә торган бердәнбер предприятие булып кала.
Төзелештәге яңалыклар: «Нефтехим» полипропилены төзелештә дә кулланыла. «Корабельная роща» яңа шифаханәсен төзегәндә, СИБУР беренче тапкыр Түбән Камада җитештерелгән күбекләндерелгән полипропиленнан инновацион полимерлы опалубка куллана. Ул авыр агач һәм металл калканнарны алыштыра.
Лидерлык формуласы – кешеләр һәм технологияләр
Түбән Камада җитештерелгән полипропилен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ белән файдаланыла. Кытай, Төркия, Һиндстан, Казахстан һәм Белоруссиядәге партнерлар махсус маркаларга елдан-ел күбрәк кызыксыну белдерәләр. Һәр тонна әзер продукция, һәр яңа марка артында заводның бердәм коллективы тора.
– Без завод төзелеше чорында эшкә килдек һәм бүген дә хезмәт куябыз. Бу ике дистә ел эчендә җитештерүнең бөтен нечкәлекләрен генә түгел, бер-беребезне дә яхшы белдек. Озак еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек итүебезнең сере дә шундадыр. Без бергәләп тәҗрибә тупладык, һөнәри яктан үстек. Хәзер инде белемнәребезне, күнекмәләребезне яшь белгечләргә тапшырабыз. Заводыбыз алдагы дистә елларда да үсешен дәвам итсен өчен тырышабыз, – дип уртаклашты полипропилен җитештерү буенча өлкән менеджер, производство ветераны Александр Александров.

– Полипропилен производствосының төп байлыгы – кешеләр. 2006 елда тәүлекләр буе цехлардан чыкмыйча, реакторларда полимерлашуның беренче реакцияләрен тотрыклы алып барган, грануллаштыру линияләренең тәүге эш режимнарын җайга салган хезмәткәрләр дә, бүген цифрлы ярдәмче системаларны актив кертүче һәм югары технологияле процесслар белән идарә итүче яшь белгечләр дә – барысы да безнең уртак уңышыбызның нигезе. Полипропилен производствосының 20 еллык юбилеен үткән юл белән горурланып һәм киләчәккә ышаныч белән каршылыйбыз. Ил сәнәгатенең иң югары таләпләренә җавап бирү өчен продукция маркаларының төрен киңәйтүне дәвам итәбез, – дип ассызыклады «Нефтехим»ның пластиклар заводы директоры Александр Лебедев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез