Сентябрьдә бакчада ниләр эшләргә?

 Көзнең беренче ае – сентябрьгә кердек. «Россельхозцентр» оешмасының Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчачыларга бу чорның төп мәшәкатьләре турында искә төшереп үтте.

– Кыяр, помидор, борыч яки ташкабак ише җылылык яратучы яшелчә түтәлләрен төнгә каплап калдырырга онытмагыз. Чөнки аларга аз гына кыраудан да нык зыян килә. Яшелчәне яраксызга чыгару өчен бер суык төн  дә җитә. Бары тик соң өлгерешле кәбестәне генә октябрьгә кадәр япмыйча тотарга мөмкин. Сүз уңаеннан, җәй узгач, аңа су сибәргә кирәкми.

Фосфорлы һәм калийлы ашлама

Сентябрь – бушап калган түтәлләргә сидератлар (арыш, фацелия, горчица) чәчү өчен уңайлы чор. Алар, бик тиз үсеп, чүп үләннәрне «кысрыклый» һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыра.

Чабып алынган үлән һәм коелган яфраклардан компост ясарга мөмкин. Ул, череп,       киләсе елда туфракка кертү өчен менә дигән ашламага әйләнәчәк. Ләкин черегән алма һәм җимеш агачлары-куаклары яфракларын компост өчен файдаланмау хәерле. Ник дигәндә, алар авыру чыганакларына, корткычларның кышлау урынына әйләнергә мөмкин.

Көзен агач-куаклар төбенә фосфор һәм калийлы ашлама кертү әйбәт. Алар агачларга җиңелрәк кышлау һәм язын әйбәт үсеп китү, чирләрдән котылу, мулрак җимеш бирү өчен кирәкле матдәләр туплау мөмкинлеге бирәчәк. Ә менә азотлы ашлама кулланырга ярамый, чөнки агачның кирәкмәгән үсентеләр җибәрүенә генә китерәчәк.

Утырту вакыты

Сарымсакны кышка сентябрьнең икенче яртысы – октябрь башларында, ә суганны бераз соңрак – октябрь урталарында утыртабыз. Иң мөһиме – суыкларга кадәр алар тамыр җибәреп калырга тиеш.

Сентябрь аенда агач-куакларда бер генә җимеш тә калмасын. Юкса корткыч һәм авыру чыганагына әйләнәчәкләр. Черегән алмаларны агач төбендә калдырырга яки киртә аша чокырга ташларга да ярамый. Агач ботакларында эленеп калган алма нинди зыян китерсә, болары да нәкъ шулай булачак.

Бу ай җиләк куакларын (мәсәлән, карлыганны) ботактан үрчетә башлау – ботакны тамырландыру өчен бик уңайлы чор. Шулай ук куакларның корыган-сынган ботакларын кисәргә онытмагыз.

Игътибар! Корткычлардан котылу өчен җимеш агачлары һәм куакларына, яфраклары коела башлаган чорда, Ризоплан, Фитоспорин, Псевдобактерин-2 кебек биофунгицид өстәп, 5 процентлы мочевина эремәсе бөркергә кирәк. Ә инде яфраклары коелгач – 3 процентлы тимер купоросы эремәсе яки 3 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртергә.


Фикер өстәү