Ачык туфрактагы помидор белән кыярдан ничек яхшы уңыш алырга?

Бу көннәрдә бакчачылар помидор үсентеләреначык туфракка утырту белән мәш килә. Туфрактемпературасы 10 15 сантиметр тирәнлектә  12 14 градуска җитте чөнки. Иң соңыннан утыртылаторган иң җылы яратучы һәм иң төпкультураларның берсе ул.

Тәҗрибәле бакчачылар помидор түтәлләренстена яки коймадан көньяккарак утыртыргатырыша. Томат үсентеләрен узган елда кыяр, кәбестә һәм суган үскән урынга утырту әйбәт. Шулук вакытта аларның татлы борыч, бәрәңге һәмбаклажан урынын яратмауларын онытмаска кирәк.

Ачык туфракта помидорлар мул уңыш бирсенөчен ничегрәк итеп дөрес утыртырга? Танылганһәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдинов әйтүенчә, үсентене утыртканчы, чокырына 1 аш кашыгы көл, шулай ук берничә бөртек “катлаулы” ашламасибәргә һәм һәркайсына туфрак суны күпме үткәрәала, шуның кадәр су салырга кирәк. Кыскасы, помидор үсентесен сазга утырту әйбәт. Сабагын, төньяккөнбатышка таба бераз авыштырыбрак, уртасына кадәр туфракка күмәргә мөмкин. Утырткач, һава куыклары калмасын өчен, төбенәйбәтләп баскалап күмәргә, тагын су сибәргә. Шуннан соң, үсенте тизрәк күтәрелеп китсен өчен, сабакның түбәнге өч пар яфрагын өзеп алырга.

Кыярга килгәндә, аны узган елгы салат, кәбестә, борчак һәм томат түтәлләре урынынаутыртудан да яхшысы юк. Кишер, ташкабак, карбызкавын урынына утыртырга ярамый, чөнкиуртак авырулары бар.

Бу яшелчә өчен иң яхшысы сыер тизәгеннәнчерегән тирес. Гадәттә аны түтәл казыгандатуфракка кертәләр. Тирес кертелмәсә, утыртыралдыннан чокырларына сыер тизәге төнәтмәсе (5 өлеш суга 1 өлеш тизәкне әчетеп) сибү әйбәт. Тирес юк икән, тавык тизәге төнәтмәсе (1:20 нисбәтеннән су кушылган) яки комплекслыминераль ашлама кулланырга мөмкин.

Игътибар: уңышын арттыру өчен бер түтәлгәтөрле сортлар утыртырга кирәк. Алар берсенберсесеркәләндереп, күбрәк кыяр бирәчәк.

Яшелчәне халык ысуллары белән ашлау

Помидор үсентесен туфракка утыртуга, алсутөстәге йод эремәсен 10 литр суга 2 тамчы йодисәбеннән) бөркү киңәш ителә. Эремәне катыракитеп ясарга ярамый, юкса яфракларын яндырачак. Бөреләнгәндә дә шундый ук эремә бөркү әйбәт.

Бакчадагы чүп үлән наратбаш үләненнәндә помидорлар өчен менә дигән ашлама ясаргабула. Моның өчен үләнне җыеп, вакларга һәмҗылы суга салып куярга кирәк. Капкач беләнкаплап, 7 көн әчетергә. Әледәнәле болгатыпторырга. Эремә әзер булгач, помидор куакларыныңтөбенә сибәргә яки өсләренә бөркергә мөмкин.

Агач көле фосфор һәм калийның бик тәпопуляр һәм арзанлы чыганагы. Көлне баштаиләргә һәм суга салып болгатырга (10 литр суга 200 грамм нисбәтеннән) кирәк. Бер тәүлек тотарга. Томат үсентеләрен җәй буе шундый эремә беләнтукландырырга мөмкин. Ә инде коры эссе җәйдә, бөреләре коелмасын өчен, җиңелчә генә ясалганбор кислотасы эремәсен куллану киңәш ителә. Моның өчен бер стакан җылы суга 10 граммкислота салып эретергә. Шуннан катнашманы 10 литр суга (түбәләмә тутырылган бер чиләк су) салып, әйбәтләп болгатырга. Эссе көннәрдәкуакларга шушы эремәне бөркергә.

Чүпрә эремәсе помидорларга фитофтораданкотылырга, көйсез һава торышын җиңел генәкичерергә ярдәм итә. Ә иң мөһиме бакчачыларгапомидорларны октябрь азагына кадәр диярлексабактан өзеп җыю мөмкинлеге бирә. Эремә ясауөчен 100 г чи чүпрә, ярты стакан шикәр комы, 2,5 литр торган җылы су кирәк. Иң элек чүпрәне җылысуга салып эретергә. Шуннан җылы сулы банкагасалып, шикәр комы өстәргә. Банканы, өстенә марлякаплап, җылы урынга куярга. Әледәнәлеселкеткәләп торырга. Әчүдән туктагач, эремә әзердигән сүз. Бер стакан чүпрә эремәсен бер чиләксуга салырга. Һәр куакка берәр литр шул сихәтлесуны сибеп чыгарга. Җәй дәвамында томатүсентеләрен шундый эремә белән өч тапкырашларга.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү