Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко Иннополис университетының яңа тулай торагы биналарын ачты

Белем көнендә Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетының яңа тулай торагы биналарын ачты. Аларны булдыруга федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум бирелгән.

“Федераль Хөкүмәтнең зур ярдәме, илебездә үткәрелә торган зур эшләр нәтиҗәсе бу. Университетны үстерү өчен шушы 3 бина кирәк иде. Алар планнан тыш пәйда булды”, – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф, инновацияләр һәм цифрлаштыру өлкәсенә ярдәме өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Без моны сизеп-тоеп торабыз. Бүген Татарстанның 11 яңа мәктәбе үзенең ишекләрен ачты, 57 мең бала беренче сыйныфка китте”, – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Рәисе басым ясап әйткәнчә, Иннополиста уңайлы яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Бу шәһәрдәге университет исә – Россиядә иң перспективалы уку йортларыннан берсе.
Дмитрий Чернышенко Россия Хөкүмәтенең мәгариф инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар биреп килүен билгеләп үтте. Быел илдә “Фән һәм университетлар” илкүләм проекты буенча студентларның тулай торакларын булдыруга 13,5 миллиард сум бирелде, диде ул.

“Иннополиста да, заманча технологияләр кулланылып, кыска гына вакыт эчендә тиңдәшсез тулай тораклар калкып чыкты”, – дип белдерде вице-премьер.
Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко бер тулай торакта булды. Заманча бина ишекләрен аларга робот ачты.


Фикер өстәү