Тәрбиягә бала алган ана: “Һәр әни миндәй хөрмәт күрсен”

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Сәфәргалиевлар гаиләсе хакында язган идек инде. Бүген Надия апа белән Фәргать абый тәрбиягә алып үстергән уллары Айратка 23 яшь тулган. Егет үзе ял итәргә киткән. Иртән әнисенә дуслары аша гөлләмәләр тапшырган. Әнисе исә, шатлыктан елый.

– Айрат гел шундый игътибарлы булды. Элек 200әр каз асрар идек. Шуның яртысын эшкәртеп бетергәч, ул чәчәк күтәреп кайтыр иде. Янәсе, зур эшнең яртысы беткән. Кулына диплом алгач та, миңа чәчәк күтәреп кайтты, – дип искә ала Надия апа. – Инде менә туган көнендә шатландырды. Әтнә базарында идем. Авылдашыбыз Мөнир Айрат исеменнән чәчәк китереп тоттырды. Әллә нишләп киттем. Шатлыктан еладым да. 5 яшендә йортыбызга килеп кергән балам бит ул. Бер генә теләк – балаларым исән-имин генә булсын.


Фикер өстәү