“Кеше Приюты”ның биш еллыгы уңаеннан йөгереш уздырылачак

«Кеше приюты» киләчәктә һәр районда ачылачак. Биредә биш ел эчендә 1,5 млн. өлеш кайнар аш таратылган, меңләгән кешеләргә кунар җир, җылы кием, эш урыны табылган.

Әлегә «Кеше приюты»ның Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Әгерҗе, Буа районнарында нокталары бар.

Проектны гамәлгә куючы Азат Гайнетдинов әйтүенчә, Казанда мохтаҗларга көн саен 1 мең өлеш җылы ризык таратыла.

– Килеп ашап китүчеләрнең күбесе пенсионер. Бары тик 5-6 процент кеше генә сукбай. Өлкәннәрнең фатир өчен түләгәч, кыйммәтле дарулар алгач, акчасы калмый. Кешеләр башта безнең нокталарга килергә ояла, аннан ияләшәләр, – ди Азат Гайнетдинов.

“Кеше Приюты”ның биш еллыгы уңаеннан 3 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә «Йөгер! Ашат! Яшә!» йөгереше узачак.

– Анда меңнән артык кеше катнашачак, ә гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итә, — ди «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов. – Барлык катнашучылар да, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, төрле дистанцияләргә йөгерәчәк. Балалар өчен – 500 метрлы, олылар өчен 1,5 һәм 5 километрлы дистанцияләр каралган.

Җыелган акчалар мохтаҗларга биреләчәк. Бу көне биредә пылау белән дә сыйлаячаклар, балалар өчен дә йөгереш мәйданнары булачак. Теләге булган кешеләр, авыр хәлдә калучылар өчен кием-салым да алып килеп тапшыра ала.


Фикер өстәү