Тагын ике урында бушлай ашатачаклар

Ел ахырына кадәр Татарстанда тагын ике урында бушлай ашату пункты ачылачак. Казанның Киров районында һәм Яшел Үзәндә булачак алар. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда “Приют Человека”ның попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов хәбәр итте.

– Безгә килүчеләрнең 80-90 проценты өлкән яшьтә. Аларны кайнар ризык белән ашатыр өчен бик тырышабыз. Җыелган акчаларны төзелешкә һәм мохтаҗларны ашатуга тотабыз, – ди Ильяс Гыймадиев. – Бүген Казанда һәм республика районнарында 17 бушлай ашату ноктасы эшли, анда көн саен 2 мең порция кайнар ризык тараталар. Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга, Нурлат, Буа, Лаеш, Биектау һәм Питрәч районнарында бушлай ашату нокталары ачылды.
– Киләчәктә тагын да бушлай ашату урыннарын арттырмакчы булабыз. Үзебезгә максат куйдык – ай саен бер нокта ачачакбыз. Һәр дүшәмбе “Атнаны яхшылыктан башла” дигән акция башлап җибәрдек. Анда күп кенә җырчылар, эшмәкәрләр, җитәкчеләр катнашты. Мондый чарлар кирәк. Алар кешенең күңелен нечкәртә, – ди Ильяс Гыймадов. – Яхшылык эшләргә курыкмасак иде. Кемнедер сөендерә алу, кайнар ризык ашату зур бәхет ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү