Казанда Роберт Миңнуллинны искә алдылар

«Халкына хезмәт итеп, матур тормыш алып барды». Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп еллар бергә эшләгән чордашы Роберт Миңнуллинны әнә шундый сүзләр белән искә алды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең 75 еллыгына багышланган кичә узды.

– Республикага бөтен көчен, гомерен биргән якын кешебез – Роберт Миңнуллинны онытмыйбыз, истә тотабыз. Туган телебезне безгә өйрәтүче, саклап калучы, алга алып баручы егетләребезнең берсе. Без аның белән бик дус эшләдек. Ничә еллар депутат булды бит, минем урынбасарым булып та эшләде. Халык белән иң авыр очрашуларга да Роберт бара иде. Аның әйткән сүзләре һаман истә: гомер үтми ул, ә без аннан үтәбез. Бу, чыннан да, шулай. Роберт та үз юлын намус белән үтеп, якты дөньядан китеп барды, – дип сөйләде парламент җитәкчесе. – Вакыт узу белән Робертның юклыгы тагын да ныграк сизелә, сагындыра. Аның чыгышлары хәзер дә истә. Ипле, мөлаем, олы йөрәкле, кычкырып та әйтмәс. Сөйкемле кеше иде бит Роберт. Матур гына чыгып, үзенең фикерен туплап, әйтәсе сүзен җиткерә иде. Еш кына үзен нечкә күңелле сәясәтче дип атый иде. «Без бит язучылар, шагыйрьләр тормышка, дөньяга икенче төрлерәк карыйбыз», – ди иде. Безне дә шуңа өйрәтә иде. Йөрәге янды, ләкин үз-үзен тыеп, моны күрсәтмәскә тырышты. Аңа гына хас булган юмор хисе, күңел зирәклегенә соклана идек. Елмаеп та әйтә иде, сүккән чакта, тәнкыйтьләсә дә, ачу калмый иде аңа. «Бәхетле кеше шагыйрь була алмый», – дип әйтә торган иде Роберт. Мин моның белән килешеп бетмәдем. «Ватанга, үз халкына шуның кадәр файда китергәндә, сине шулай яратканда һәм кадерләгәндә бәхетсез була алмыйсың», – дидем. Халкына хезмәт итеп, матур тормыш алып барды. Роберт Миңнуллинның иҗат чаткысы һәм игелекле гамәлләре безнең күңелләрдә, аның укучылары һәм киләчәкләре өчен көрәшкән халкыбызның хәтерендә мәңге сакланыр.

Кичәдә Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы балалар әсәрләренә республика әдәби конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү