Россия төбәкләренә балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм кирәк

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия парламентаризмы көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.

Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында, аны Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая уздырды, федераль һәм төбәк парламентарийлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин балаларны сәламәтләндерү лагерьлары инфраструктурасы объектларын яңарту буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстанда барлыгы 1,2 меңнән артык оешма эшли, шул исәптән Татарстанда һәм Марий Элда, шулай ук Кырымда һәм Краснодар крае яр буйларында стационар һәм палаткалы лагерьлар.

«Бүген Президиум утырышына чыгарылган мәсьәлә төбәкләр һәм тулаем ил өчен стратегик яктан бик мөһим, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышта чыгыш ясаганда, – 2009 елда Татарстан Дәүләт Советы балаларның җәйге ялын оештыру системасын камилләштерү инициаторы булды. Татарстан Президенты ярдәмендә дүртенче ел рәттән «Җәй — балаларга» дип аталган лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2022 елда 22 лагерьны ремонтлау һәм төзү планлаштырыла, финанслау күләме 1 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк.

Балаларның җәйге ялы буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыру хокукый базаны камилләштерүне таләп итә, шул исәптән федераль законнарны да, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аерым алганда, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Татарстан Дәүләт Советы федераль Урман кодексының аерым нигезләмәләрен камилләштерү буенча закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер. Татарстан закон чыгаручылары фикеренчә, лагерь урнашкан урман аланнарында  балаларны савыктыру лагерьлары өчен капиталь корылмалар төзүне рөхсәт итәргә кирәк. “Балалар ялы иминлеге таләпләре һәм табигатьне саклау нормалары арасында баланс кирәк”, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларында инклюзив тәрбия бирү һәм укыту оештыруга аерым тукталды. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, бу мәсьәләгә игътибар федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә көчәйтелергә тиеш. Закон чыгаручылар советы трибунасыннан Фәрит Мөхәммәтшин Президиум һәм Федераль Хөкүмәт әгъзаларына сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы реабилитацияләү системасын формалаштыру буенча программаны финанслау өлешендә регионнарга ярдәм итү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Бу тәкъдим хупланды.

Бүген көннең беренче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча закон чыгаручылар советы комиссиясе утырышын уздырды. Парламентарийлар РФ субъектларының халыкара тышкы икътисади элемтәләре һәм чиктәш хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, соңгы тенденцияләр яктылыгында әлеге эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.

«Россия шактый катлаулы шартларда үсә, ләкин халыкара сәясәттә булган бөтен нәрсәне Россия һәм Көнбатыш мөнәсәбәтләре белән генә бәйләү дөрес түгел, – дип басым ясады Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, – дөнья күптөрле һәм прогрессив. Иң мөһиме — һәрвакыт безнең милли мәнфәгатьләребез өстенлекле булып калырга тиеш».

«Бүген без яңа шартларда яшибез, күп кенә элемтәләр туктатылган, күп кенә базарлар безнең хуҗалык субъектлары өчен ябылган. Ил үз икътисадын, бизнес-процессларны һәм модельләрне үстерүнең яңа моделен эзли. Безнең комиссия, һичшиксез, актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә кушылачак, үз тәкъдимнәрен эшләячәк, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, эшчәнлекнең перспектив юнәлешләрен анализлап.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бу мәсьәләләр күп төбәкләргә кагыла. «Татарстан шулай ук яңа партнерлар эзли, икътисадка санкцион басым кичерә, — диде ул, — безнең алга импортны алыштыру һәм яңа сату базарлары эзләү мәсьәләләре килеп басты».

Россия көнбатышныкы булмаган интеграцион берләшмәләр белән элемтәләр оештырган нисбәттә төбәкләрнең роле аеруча мөһим булачак, дип саныйлар комиссия әгъзалары. Моннан тыш, парламентарийлар БДБ, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка һәм Латин Америкасы дәүләтләре белән элемтәләрне үстерергә кирәк, дип ассызыкладылар.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин уздырган Россия Закон чыгаручылар Советы утырышының көн тәртибендә төп мәсьәлә төбәкләрдә тышкы санкцион басым шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы гамәлләр планын гамәлгә ашыру, шулай ук регионнарның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары турында булды.

Көннең икенче яртысында Таврический сараенда Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән Россия Президенты Владимир Путин очрашты.


Фикер өстәү