Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген видеоэлемтә аша Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты. Парламентчылар, төбәкләрнең башкарма хакимият, законнар чыгару җыеннары органнары вәкилләре торак базарындагы бәяләр, шулай ук дәүләт экологик мониторинг үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырышны Закон чыгаручылар советы рәистәшләре урынбасарлары – Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин үткәрде.

Парламентчылар төбәкләрдә “Гаилә ипотекасы” һәм “Ташламалы ипотека” программаларын тормышка ашыруга мониторинг үткәрергә, торак базарында бәяләрне киметү һәм ташламалы ипотека кредиты программаларын тормышка ашыруның нәтиҗәсен арттыру буенча тәкъдимнәр карарга ниятли.
Моннан тыш президиум әгъзалары дәүләт экологик мониторингын алып баруга һәм төбәкләрнең экологик паспортларын эшләүгә кагылышлы вазгыятьне өйрәнде.
Исегезгә төшерәбез: Россия Закон чыгаручылар советы – Россия Федераль Җыены каршындагы киңәшмә органы. 2012 елның маенда гамәлгә куелган. Эшенең төп максаты – законнар чыгару эшчәнлеген килештерү, Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм төбәкләрнең законнар чыгару җыеннарының контрольлек вәкаләтләрен камилләштерү.
Бүген Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, Закон чыгаручылар советы – гражданнарны иң нык борчыган мәсьәләләр карала торган, Хөкүмәт исеменә тәкъдимнәр эшләнелә торган мәйданчык.


Фикер өстәү