Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Башкалада ул Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы чараларында катнашкан. Закон чыгаручылар советы утырышы Федераль Җыенның 30 еллыгына багышлап үткәрелгән.

Анда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать иткән.
“Парламентыбыз, аның ике палатасы 1993 елның 12 декабрендә – Конституция кабул ителгән көнне узган сайлау йомгаклары буенча тәүге тапкыр булдырылды, — дип басым ясап әйткән Владимир Путин, закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итеп. – Яңа Төп законның гамәлгә керүе, шулай ук хакимиятнең демократик нигездә сайланган вәкиллекле һәм законнар чыгару органы дәүләтчелекне, тулаем хакимият системасын ныгыту өчен нигезгә әйләнде”.

Президент, парламент дипломатиясен үстерүдә депутатлар һәм сенаторларның уртак тырышлыгына аерым тукталып, парламентчыларның бу юнәлештәге эшен, кыю, актив һәм профессиональ, дип бәяләгән.

Шуннан соң Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышы узган. Чара Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисе беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә үткәрелгән. Анда парламентчылар кайбер социаль әһәмиятле мәсьәләләрне, шул исәптән балаларның сәламәтлеген саклау, илнең технологик мөстәкыйльлелеген булдыру мәсьәләләрен караган.


Фикер өстәү