«Агыйдел»не шулай яратасызмыни?»

«Кызый, ничәнче тапкыр киләбез инде без монда? Бишме, алтымы?» Татар дәүләт филармониясенең фойесында ике матур гына әбекәй сөйләшеп торуына колак салдым. «Агыйдел»не шулай яратасызмыни?» – дип сорадым, түзмичә…

Җырлап җавап бирде алар. «Туган якка кайтып, Агыйдел буенда җәяү йөргән кебек булабыз», – диделәр. Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казандагы концертына үземнең дә өченче тапкыр килүем искә төште. Үз теләгем белән, билгеле.

Шулай итеп, быел да Актаныш төбәгеннән чыккан талантлар, якташларын да, якташ булмаганнарны да бер зур залга җыеп, өч сәгатьлек тамаша күрсәтте. Алар ел саен концертларын билгеле бер темага багышлый иде. Бу юлы ул, Татарстанда төгәлләнеп килүче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын исәпкә алып, милләтара татулык, дуслык һәм бердәмлеккә багышланды.

Дөресен генә әйткәндә, соңгы берничә ел дәвамында мондый рухтагы тамаша-концертларны шактый күрергә туры килде. Төрле милләт вәкилләренең милли киемнәре, җыр вә биюләре яхшы таныш кебек тоела иде. «Агыйдел» исә кайбер милләтләрнең, аеруча читтә яшәүче татарларның биюләренә гашыйк итте. Бу аларның һәр хәрәкәткә игътибарлы булуына бәйледер. Әйтик, ансамбльгә мари халык биюен Мари Элдан чакырылган остаз куеп биргән. Шуңа аның рухы бөтенләй башка иде. Бер яктан, биюче егетләрнең бертуктаусыз тыпырдаудан аяклары авыртмаса ярар иде, дип борчылсак (янымдагы апалар белән), икенче яктан, тынгысыз ритм белән нәзакәтлелекнең бер биюдә «яши» алуы сокландырды.

Билгеле, бу кичтә мәртәбәле кунаклардан «Агыйдел»гә карата күп мактау сүзләре дә ишетелде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, беренче чиратта, зур шәхесләр бүләк иткән «Актанышның уңдырышлыгы туфрагы»н мактады.

– Ел ахырына якынлашканда «Агыйдел» ансамбленең Казанда концерт куюы матур бер традициягә әйләнде. Һәм бу, чын мәгънәсендә, бик әһәмиятле чара, – диде ул. – Актаныш – күпмилләтле район. Әлеге районның уңдырышлы туфрагы безгә бик күп бөек шәхесләр бүләк итте. Актаныш халкының татар теленә, татар әдәбиятына, татар җыр сәнгатенә керткән өлеше гаять зур. Без моның белән чиксез горурланабыз!

Район башлыгы Ленар Зарипов, ансамбльне яратып, «Агыйделкәебез» дип атады.

– Зал тутырып килгәнегез өчен мең рәхмәт, кадерле тамашачылар! Әле кайчан гына очрашкан кебек идек… – диде ул, Актаныш халкы исеменнән кайнар сәламнәр җиткереп.

Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов тәңкәнең ике яклы булуын искәртте.

– «Агыйдел» – легендар ансамбль. Кая гына барып, нинди генә чараларда чыгыш ясамады алар. Чын мәгънәсендә данлыклы дәүләт ансамбле. Ләкин бу матурлыкның икенче ягы да бар. Ансамбль яшәсен өчен, аны финансларга кирәк. Сез костюмнарны күрегез! Затлы, зәвыклы… Шөкер, барысына да республикабыз ярдәм итә, – диде ул. – Актаныш артта кала алмый, чөнки ул – Татарстанга Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улын биргән як. Без начар җырлый алмыйбыз, чөнки легендар шәхес, «җыр патшабикәсе» Әлфия апа Авзалова да – безнеке.

Татарстан чигендә яшәп һәм эшләп тә, дәүләт ансамбле исемен күтәрергә, ел да эчтәлекле программа уйларга, Вәсим әфәнде әйтмешли, затлы-зәвыклы костюмнар тектерергә, чит төбәкләрдәге чараларны калдырмаска… Уйлап карасаң, кечкенә генә Актанышта зур эшләр майтарып ята «Агыйдел»челәр. Бу юлы әнә Казан халкы алдындагы имтихан-концертларын якташ җырчыларыннан башка да куеп чыктылар. Җырчыларны теләсә кайсы вакытта күреп һәм тыңлап була ла ул, шоуга корылган чорда эчтәлекле һәм затлы концертлар тансыграк бит.

 

 


Фикер өстәү