Авыру бала әниләре ай саен 10 мең сум алачак

2024 елның 1 гыйнварыннан авыру бала үстерүче һәм шул ук вакытта эшләүче әти-әниләргә 10 мең сум акча бирәчәкләр. Элек бу акчаны эшләмәүче ата-аналар гына ала иде. Ә менә эшләүчеләргә 1200 сум түләнде. Россия Президенты Владимир Путин  18 яшькәчә һәм тумыштан I группа инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә 10 мең сум пособие түләү турындагы указга кул куйган. Бу акчаны тулы булмаган көн, читтән торып өйдән эшләүчеләр алачак. Тагын шунысы бар: инвалид баланы беркайда да эшләмәүче туганы карый дип рәсмиләштерелә икән, аңа 1200 сум акча түлиләр.

Авыру бала үстерүгә бернинди хак куеп булмый, ди үз башларыннан бу хәлләрне кичергән әти-әниләр. «ВТ» журналисты берничә әни белән сөйләште.

– Инвалид бала тәрбияләү җиңел эш түгел. Балаң авыру дигән сүз сине сафтан чыгара. Ул чакта пособие хакында уйламыйсың да икән. Мин үзем шулай булдым. Балама 4 яшь вакытта аны караган өчен 1200 сум акча биргәннәрен белдем. Шунда гына документ тапшырып, рәсмиләштерергә булдым. Инде 7 ел буе шушы акчаны алабыз, – ди Саба районында яшәүче Гүзәл Федорова. – Төрле балада төрле авыру бит. Әйтик, без беркая да дәвалануга бармыйча, өйдә утырсак, балага бирелә торган пенсия акчасы һәм шул пособие җитә. Ә инде ниндидер тернәкләндерү курслары үтсәк, дәвалана башласак, җитми инде. Әле бит баланы ашатасы, киендерәсе дә бар. Кирәк-яраклары да аласы. Дәүләтнең эшләүче әти-әнигә 10 мең сум бирә башлавы бик яхшы. Алданрак та кирәк иде ул. 11 ел авыру бала карыйм, һаман шул 1200 сум акча.

Казанда яшәүче Ландыш Имамиева ДЦПлы бала тәрбияли. Улы – I төркем инвалид.

– Балам авыру булса да, башка сабыйлар кебек бакчага да йөрде, мәктәптә дә укый. Мин дә эшләдем. Дәүләттән бирелә торган акча турында уйлап та карамадым. Улыма пенсия бирәләр, шуңа риза идем. Узган ел сәламәтлегем буенча эштән китәргә туры килде. Шуннан соң 10 мең сум пособие ала башладым.  Гаилә өчен аз акча түгел. Әмма без аны озак ала алмаячакбыз, тиздән улыма 18 яшь тула, – ди Ландыш. – Инвалид бала үстерүчеләргә күбрәк ярдәм булсын иде. Арада II, III группа белән яшәүчеләр бар. Аларның пенсияләре  азрак. Ә менә бу акча андыйларга эләкми бит инде. Аларны да онытмаска кирәк.

Сабыйлар арасында  шикәр чире, эпилепсия белән интегүчеләр дә бар. Санкцияләр кертелгәч, аларның хәле тагын да авырлашкан. Кызына 2 яшьтә шикәр чире диагнозы куелган Гөлфирә Сафина инде 5 елдан артык өйдә генә утыра.

–  Күп кенә кирәк-яракларны үзебез сатып алабыз. Дәүләт биргәнен көтеп утырып булмый. Кызыма шикәрен контрольдә тотар өчен помпа куйдырдык. Болай, ичмасам, бармакларын тишкәләмибез. Безгә кеше ашаганны ашыйсы түгел, бар да башка. Чыгымнар күбрәк. Шуңа күрә дәүләт никадәр генә ярдәм итсә дә, артыгы юк, – ди Гөлфирә.

Татарстанда яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә дәүләттән нинди ярдәм бирелә?

– 248 меңнән артык инвалид торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия ала. Аларның 15,8 меңе – авыру бала үстерүче гаиләләр. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумманың 50 процентын кайтаралар.

– I группа инвалидка  һәм аны озатып йөрүчегә хастаханәгә яки ял йортына бару-кайту бушлай. Ташлама тимер юл, автомобиль, су һәм авиация транспортына каралган.

– Тернәкләндерү чаралары бушка бирелә. Моның өчен электрон сертификат тутырырга кирәк. Инвалидларга шәхси тернәкләндерү программасы буенча үзенә тиешле протез, коляска, ишетү аппаратлары бирелә.

–  Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен машина кую бушлай.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү