«Сугыш кырындагы егетләргә ярдәм булыр дип, үзебезнең җиңел машинаны илтеп бирде»

Кайбыч районының Мәлки авылында яшәүче ирле-хатынлы Таракановлар, 4500 чакрым юл узып, хәрби операциягә үзләренең ике машиналарын илтеп тапшырган. Читтә калырга намус та, йөрәк тә, күңел дә кушмый, тик барыннан да бигрәк аларны бала хакы йөртә. Ерак юл узып, алгы сызыкка кадәр барып җиткән ананың үзе белән сөйләштек. 

– Аңа кадәр ирем Василий хәрби операция зонасына үзе генә барып кайтты. Сугыш кырындагы егетләргә ярдәм булыр дип, үзебезнең җиңел машинаны илтеп бирде, – дип  башлады сүзен Хәлимә Тараканова. – Тик аның белән пычрак ерып йөрү авыр бит, ватылып та китте. Бер сөйләшүебез вакытында улыбыз Александр техника кирәклеген әйтте. Алар, үзләре яшәгән урыннан авыл кибетенә барып, ризыклар сатып ала иде. Ышанычлы машина шуның өчен дә, запас частьлар, кирәкле әйберләр ташыр өчен дә кирәк иде. Улымның шушы сүзләре күңелдәге тынычлыкны тагын да ныграк бетерде. «Табыныбыз тулы ризык булганда, улыбыз ач ятсынмы инде?» – дип уйлаштык та, үзебезнең «ГАЗель» машинасын илтеп бирергә булдык. Ирем аның руленә утырды, мин үз машинамда юлга кузгалдык. Үзем барасын белгәч, борчылып, ике көн йокламадым, чөнки мин бит машина белән Казан эчендә дә йөргән кеше түгел. Ә монда дүрт меңнән артык чакрым юл узып кайтырга кирәк. Тик бала хакына барысына да түзәсең икән ул.

Сентябрь ае була ул. Хәлимә апаның үзенең дә сәламәтлеге белән проблемалары бар. Аягы авыртканлыктан, юлга үзе белән система, даруларын да ала. Тик сер бирми. Иң мөһиме – улы янына исән-имин барып җитсеннәр дә «ГАЗель»не кулларына тапшыра алсыннар. Күп итеп камыр ризыклары пешереп ала, барысына да җитәрлек итеп, сый-нигъмәтләрен, яшелчәсен, тәм-томнарын тутыра. Юлга ике көн вакыт китә. Төнлә барып җитәләр дә икенче көннең кичендә кабаттан юлга кузгалалар.

– Аннан кайткач, ике атна тынычлана алмадым. Безне күрүгә, әзмәвердәй ир-атлар да елап җибәрде. Аларның һәркайсының сагышлы, моңсу карашы, күз яше түгүләре әле дә булса уемнан чыкканы юк, – дип елый олы йөрәкле ана. – Кызганыч, кайбер ризыклар юлда бозылган иде. Тик калганнарын да егетләр рәхмәт әйтеп, сөенеп ашады. Күңелемә ничек кенә авыр булса да, улым янында көчле булырга тырыштым. Балавыз сыгып, баламны борчыйсым килмәде. Шуңа күрә уйнап-шаярып сөйләшергә тырыштык. Җанымдагы давылны басарга юлга алган тынычландыра торган дарулар да ярдәм иткәндер. Аннан соң ирем дә: «Борчылма, елама, барысы да яхшы булачак», – дип, гел әйтә килә.

Таракановлар үзләре белән улларының дүрт аяклы якын дустын – Квенсия кушаматлы этен дә ала. Армиядә хезмәт иткәндә хөрмәт казанган егеткә командирының бүләге була ул.

– Шалтыратканда башта безнең, аннан соң этенең хәлен бөртекләп сораштыра улыбыз. Шуңа күрә үзебез белән аны да алып барырга булдык. Аларның очрашу мизгелләрен күрсәгез иде сез! Башта киемнәреннән ят ис килгәч, эт койрыгын болгап, кире китеп барды. Улым эндәшкәч, танып алып, шатлыгыннан ни эшләргә белмәде, хәтта этнең күзләре яшьләнде, – ди ул.

Армиядә Ижевск шәһәрендә хезмәт итә Александр. Кайтыр вакыты җиткәч, контракт белән хезмәт итәргә кала. Ел ярым хезмәт иткәч, узган елның июлендә аны Чита шәһәрендәге хәрби частька җибәрәләр. Бер-ике атнадан, өч айга дип, Украинага командировкага юллыйлар да үз частена кире кайтармыйлар.

– Контракт төзегән вакытта дөньялар тыныч иде бит әле. Бу хәлләр булыр дип кем уйлаган? Украинага кузгалыр алдыннан фотосын гына төшереп җибәрде, – диде дә тынып калды ана. Аннан соң көч туплап: – Бик кыен да соң, тик бирешергә дә ярамый… Улыбыз кешегә ышыкланып кала торган кеше түгел. Һәрвакыт алдан йөрде, кыю, тәвәккәл, максатчан егет. Яу кырында да сынатмыйдыр дип уйлыйм. Аның бу сыйфатлары бер яктан, сөендерсә, икенче яктан көендерә.

Минем шалтыратуым да Хәлимә апаның тынгысыз, эчендә ут уйнаган вакытына туры килде. Улы ун көннәр элек «беренче линия»гә кереп киткән икән. Ана улының яу кырыннан чыкканын көннәрне түгел, минутларны санап көтә:

– Февральдә бик көчле бәрелешләрдә катнаштылар балалар. Ул вакытта бер ай дәвамында элемтәгә бөтенләй чыга алмадылар. Ничек өзгәләнүемне үзем генә беләм. Кая гына барсам да, ни генә эшләсәм дә, уемда балам гына булды. Шушы бер айда 15 килога ябыктым. Ул әйтеп калдырган телефон номерларына да шалтыратып тордым, ләкин ул кешеләр дә: «Ходайдан сорагыз, берни дә белмибез», – диюдән ары узмады. Бер айдан соң хәбәре килде. Нибары ике сүз язган иде улым. Бик өзелеп көткән ике сүз иде ул: «Мин исән!»

Тынгысыз ана белән ата тиздән кабат юлга кузгалмакчы булалар.

– «Яңа елга кадәр тагын килербез», – дип, егетләргә вәгъдә итеп кайттык бит. Аларга җылы киемнәр, одеяллар, оекбашлар, җылы эчке киемнәр кирәк. Шул бурычыбызны үтисебез бар. Анда безне көтәләр…


Фикер өстәү