2022 елның февраленнән улын көтүче ана: Хәбәре булмаса, үлеп тереләм инде

Әниләр генә шундый сабыр һәм киң күңелле була ала. Эче тулы ут булса да, тышка чыгармыйча, өметләнеп көтә ала. Аксубай районының Карасу авылында гомер итүче Венера Мәхмүтова да газизенең яу кырыннан исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын көтә.

Рифат Мәхмүтов Аксубай хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән җиреннән армиягә алына. Шуннан соң контракт төзергә, Югары хәрби академиягә укырга керергә карар кыла.

– 2022 елның февралендә контракт төзеп, Югары хәрби академиягә документларын тапшырды. Ул вакытларда дөньялар тыныч, күкләр аяз иде бит әле. Апрель башында уку йортына керер өчен имтихан тапшырырга барырга тиеш иде. 14 февральдә улым: «Әни, безне Курскига командировкага алып китәләр. Элемтәгә чыга алмасам, борчылма», – дип шалтыратты. 22се кабат элемтәгә чыгып, әйберләрен, шул исәптән телефоннарын тапшыруларын да хәбәр итте, – диде Венера апа.

Бераздан эшнең нидә икәненә төшенә әни кеше. Көне телевизордагы яңалыкларны, хәбәрләрне карап башлана һәм тәмамлана. Шул шалтыратудан соң газаплы унҗиде көн уза. Баласыннан хәбәр көткән ананың йокысы кача, тамагыннан ризык үтми. Зарыгып көткән хәбәрне исә 7 мартта гына ала.

– Безнең балалар яу кырына иң беренчеләрдән булып барып кергән булып чыкты. 7 март көнне ниндидер билгесез номердан шалтыраттылар. «Әни, бу мин», – диюгә елап та җибәрдем. Анысында берничә сүз генә әйтә алды, ләкин миңа алары да алтынга тиң сүзләр иде. 8 мартта үз телефоныннан элемтәгә чыгып, авыр зонадан чыгуын җиткерде, – ди Венера апа.

Ул елны ялы Сабантуй көннәренә туры килә. Шунда көрәшеп, Сабантуй батыры да булып кала әле Рифат.

– Ялга биш тапкыр кайтып китте инде улым. Ии, каршы алулар рәхәт инде, озатулары гына яман. Ул бусагадан атлап кергән көннәр – бәйрәм. Чәчәкләр белән бик матур итеп кайтып керә ул. Барыбыз бергә җыелышып кочаклашабыз, сөйләшеп туя алмыйбыз. Рифатның бервакытта да зарланганы юк. «Әни, минем барысы да яхшы, син борчылма», – дип кенә тора. Артык бер сүз дә әйтми. Шушы ике җөмләне ишетү дә миңа алга таба яшәргә көч бирә. Төшенкелеккә бирелергә тырышмыйм, гел матур уйлар гына уйлыйм. Тик көне-көне белән барыбер күңелемә тынычлык таба алмыйм, борчу баса, – ди ул.

Андый вакытларда догалар, Аллаһы Тәгаләгә ышану, сабырлык коткара Венера апаны. Улы сугышка эләккәч, намазга да баскан, шушы көннәрдә хаҗга барырга ниятләп тора икән.

– Улымны да шул догаларым саклап йөртәдер, дим. Үзе дә кайткан саен догалар язып алып китә. «Аларны укыгач, рәхәт, тыныч булып китә», – ди. Беренче вакытларда бик авыр булды, саулыгым да какшады. Тәнем белән бергә җаным да бәргәләнде. Йөрәк түреннән улыма багышланган шигырьләр туды. Хәзер барыбер азрак тынычландым шикелле. «Телеграм»га керү-кермәвен карап кына торам. Иртә белән кергән булса, ул көнне мин очып йөрим, бөтен эшләрне җиңеллек белән эшләп куям. Югалып торса, хәбәре булмаса, үлеп тереләм инде. Бик авыр. Солдат әнисенең күңел халәтен баласын сугыштан көткән кеше генә аңлыйдыр, дип уйлыйм, – ди Венера апа.

Олы улы Фаил шулай ук элеккеге хәрби, бүген гаиләсе белән Санкт-Петербургта яши. Бер кызлары – Казанда, төпчекләре Түбән Камада «ТАИФ»та эшли. Оныгы Каринаны да үзе тәрбияләп үстергән Венера апа.

– Мин мәктәптә пешекче булып эшләдем. Хәзер дә тик торганым юк. Почта ташучы кызга булышам, мәдәният учагында да кайнашам. Фронттагы солдатларга гуманитар ярдәм дә әзерләп җибәрәбез, – ди ул.

Карасу авылыннан Украинага алты егет киткән. Кызганыч, берсе һәлак булган, берсенең әлегә хәбәре килми тора икән. Рифат Мәхмүтов исә әлеге көндә хирург булып эшли, яралыларга беренче ярдәм күрсәтә.

– Улым бик күп егетләрнең гомерен саклап калды, дип беләм. Савыгып, хастаханәдән чыккан берничә солдатның үземә дә рәхмәт әйтеп шалтыратканнары булды. Ул чакларда күңел бигрәк тә нык тулып китә, – ди Венера апа.


Фикер өстәү