Көндез – укытучы, кич – бухгалтер: кеше күбрәк эшләгән саен уңышлыракмы?

Көндез – укытучы, кич – бухгалтер. Илдә яшәүчеләрнең 42 процентының өстәмә керем чыганагы бар. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәткән. Атнасына берничә сәгать кенә эшләп, кайсы тармакта күбрәк түлиләр икәнен дә әйткәннәр. Эш белү яхшымы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга ачыклык кертергә тырышты.

Кукмарада яшәүче Гөлнара Җәмалетдинова сак оешмасында эшли. Бушаган арада ясалма ротангтан (үрү өчен агач ботагына охшатып ясалган махсус синтетик материал. – Ред.) кәрзиннәр, кашполар үрә ул.

– Бу эшкә күптән кызыга идем, – ди кул остасы. – Бүген ротангтан үрелгән кул эшләнмәләренә ихтыяҗ зур. Әлеге материал дымга, салкынга, кояшка чыдам. Төсе дә уңмый. Әлегә күпчелек кашполар үрәм. Кәрзиннәргә дә заказлар бар. Бу эшкә Кама Аланында яшәүче остага барып өйрәндем. Беренче кашпоны өч сәгать ярымда үрдем. «Бик тиз эшлисең, гадәттә, мондый савытны биш-алты сәгать үрәләр», – дип тә мактадылар әле мине ул вакытта. Хәзер сәгатькә карап торган юк. Ротангны интернеттан да, арадашчылардан да сатып алырга мөмкин. Бернинди кытлык юк. 12 литрлы бер кашпога, мәсәлән, 600 грамм ротанг китә. Мондый савытның бәясе – 1300 сум. Кәрзиннәрне төрлечә үрергә мөмкин. Бу фантазия һәм осталыктан гына тора. Ә соңгысына эшли-эшли өйрәнәсең, әлбәттә. Үземә бик кызык. Үрү күңелгә рәхәтлек бирә, кул гел шул эшкә үрелә. Матур да бит. Элек тә тал чыбыгыннан үргәннәр. Ясалма ротанг исә чыдамлырак. Киләчәктә йорт җиһазлары да үрергә өйрәнәсем килә. Тик аңа кадәр ерак әле. Кулны шомартырга кирәк.

«Авито Работа» сервисы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 42 процентының өстәмә керем чыганагы бар. Респондентларның 25 проценты гына: «Ике кулыма – бер эш», – дип җавап биргән. Төп хезмәт урыныннан тыш, өстәмә эш эзләүчеләр хатын-кызлар һәм яшьләр арасында күбрәк. Сораштыруда катнашкан ике кешенең берсе былтыр бер тапкыр булса да өстәмә керем алуын әйткән. Ир-атлар рәсми рәвештә урнашмыйча гына төзелеш, IT һәм транспорт логистикасы кебек тармакларда күбрәк акча эшли икән. Хатын-кызлар пешерү, кул эшләнмәләре һәм сату өлкәсен атаган. Гомумән алганда, илдә яшәүчеләр өстәмә эшкә атнасына 5–9 сәгать вакыт сарыф итә икән.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, белгән һөнәр иңсәне басмый.

– Беренчедән, тормыш шактый кыйммәтләнде. Кибеткә ипи-сөт сатып алырга керсәң дә, кимендә 1 мең сум акча туздырып чыгасың. Ә хезмәт хаклары бәяләрне куып тотарлык түгел. Икенчедән, пандемия чорында без, көтмәгәндә эшсез калсаң, өстәмә керем чыганагы кирәк икәнен яхшы аңладык. Эш белү файдага гына. Шуңа күрә хезмәт хакына, пенсиягә яки стипендиягә генә ябышып ятарга теләмәүчеләр артканнан-артачак, – ди белгеч.

Психолог Алинә Гәрәева исә чамасын белергә киңәш итә.

– Бүген җәмгыятьтә шундый караш бар: кеше күбрәк эшләгән саен уңышлырак булып санала. Атнасына җиде көн эшләп, ул арада театр, концертларга йөрергә өлгергән, спорт белән шөгыльләнгән, балалары «дүртле»-«бишле»гә генә укыган таныш-белешләребез турында сокланып сөйлибез бит. Тик һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Эш белән артык мавыгып китеп, үзегезгә, гаиләгезгә буш вакыт калдырырга онытмагыз, – ди психолог.

Ул арада илдә яшәүчеләр тормыштан канәгать булу өчен күпме акча җитмәвен дә әйткән. Баксаң, һәр биш кешенең берсенә хезмәт хакыннан тыш аена 20 мең сум акча кирәк икән. Иң еш яңгыраган җавап әнә шул.

 

Күпме өстәмә керем аласыз?

Марат ХӘЙРУЛЛИН, студент (Казан):

– Азык-төлек һәм йорт кирәк-яракларын өйгә китереп бирүче онлайн кибеттә эшлим. Укудан бушаган арада сәпид педален әйләндерәм, кыскасы. Биредә тулы көн эшләүчеләр аена 70 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Мин ярты көнгә булса да эшкә чыгарга тырышам. Беренче вакытта аяклар йөрмәскә әйләнә иде. Хәзер ияләштем инде. Кирәк җиргә бик тиз барып җитәм. Өстәмә эштән аена 20–25 мең сум акча керә.

Лилия ВАФИНА, укытучы (Биектау):

– Һөнәрем буенча, мин – математика укытучысы. Балаларга белем бирәм. Акчаның җитәсе юк, әлбәттә. Шуңа күрә декрет ялында утырганда мәшгульлек үзәге аша бухгалтерлык белгечлегенә укыдым, «1С» программасын өйрәндем. Хәзер бер оешманың исәп-хисабын алып барам. Кич яки ялларда эшлим. Математика укытучысы булгач, саннар дөньясы яхшы таныш. Аена 15 мең сум өстәмә акча алам.

Әдилә ГАРИПОВА, банк хезмәткәре (Яшел Үзән):

– Биш елдан артык өйдә тортлар пешерәм. Рәсми эш урыным, пенсиягә чыккач, айлык түләү булсын өчен генә. Хезмәт хакына караганда, торт пешереп, күбрәк акча эшлим. Хәзер кечкенә бенто-тортлар бик күп сорыйлар. Андыйларны пешерергә дә уңайлырак. Авырлыгы ярты килодан да артмаган кечкенә татлы ризыкның бәясе 1200 сумнан башлана. Зур торт пешерсәң, бер килосы – 1 мең сум. Бәйрәм арасында унлап торт пешергән көннәр дә бар. Аена күп дигәндә 30–35 мең сумлык тәм-том сатам.


Фикер өстәү