Кесә калынайту. 2024 елдан яңа акча саклау программасы эшли башлаячак

Тиздән кесәдәге акчаны арттыруның яңа ысулы гамәлгә керәчәк. 2024 елдан илдә озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы эшли башлаячак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Хәтта башка кеше, мәсәлән, бала өчен дә финанс «мендәр»е тупларга мөмкин. Шул рәвешле халыкны азмы-күпме акча җыярга өйрәтмәкчеләр, ди белгечләр. Дәүләт тә ярдәм итәргә әзер. Яңа программа ярдәмендә күпме акча туплап була? Аның кимчелекләре бармы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

 

Россия Президенты Владимир Путин озак вакытка исәпләнгән акча саклау программасы турындагы канунны имзалады. Яңалык киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Илнең Финанс министрлыгы һәм Россия Үзәк банкы тәкъдим иткән әлеге финанс инструменты үзенең һәм балаларының киләчәге турында кайгыртучыларга отышлы булачак, ди белгечләр. Моның өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзисең дә шунда даими рәвештә акча күчереп барасың. Озак вакытка дип тапшырган акча югалмаячак, дип тә ышандыралар. Аны «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясе иминиятләштерәчәк.

Кемнәр катнаша ала?

Программада 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем катнаша ала. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзегәндә, беренчел кертем күләмен, аның вакытын һәм суммасын үзең билгелисең. Тик шунысы бар: килешү ким дигәндә 15 елга төзелә. Ягъни түләүләр әнә шул вакыттан соң гына: хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулгач килә башлаячак. Берьюлы берничә фонд белән килешү төзергә, шулай ук, биш елга бер тапкыр бер оешмадан икенчесенә күчәргә дә мөмкин. 2,8 миллион сумга кадәр җыелган акча иминиятләштереләчәк. Чагыштыру өчен, банк кертемнәре өчен әлеге күрсәткеч 1,4 миллион сум тәшкил итә.

Акча ничек туплана?

Мая, иң беренче чиратта, фондка даими кертемнәрдән җыелачак. Шулай ук, программага пенсиянең 2014 елдан бирле «катырылган» тупланма өлешен дә күчерергә рөхсәт итәчәкләр. Соңгысына ачыклык кертик. Билгеле булганча, хезмәт хакының 22 проценты күләмендә акча Пенсия фондына күчерелә. 2002 елда пенсия системасына яңалык керде һәм Пенсия фондына күчерелгән акчаның бер өлеше (16 проценты) – иминият пенсиясенә, ә калганы (6 процент) тупланма пенсиягә китә башлады. Тик бу эш 2014 елда туктатылды. Пенсиянең тупланма өлеше «катырылган» дигән сүзләр әнә шуннан чыккан да инде. Дөреслектә, бу акча юкка да чыкмаган, катырылмаган да. 2014 елда илдә пенсиянең тупланма өлешенә мораторий кертелде. Гади тел белән әйткәндә, хезмәткәрләр өчен күчерелә торган акча алдагы кебек икегә бүленми. 22 процентның барысы да пенсиянең тупланма өлешенә китә. Илбашы Владимир Путин тупланма өлешне «катыру»ны 2025 елга кадәр озайтты.

– Мораторий моңарчы җыелган акчаны төрле фондларга күчерү мөмкинлегенә берничек тә комачау итми. Тупланма өлештә җыелган акчаны нишләтергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Аны Пенсия фондында калдырырга яки дәүләтнеке булмаган пенсия бүлекләренә күчерергә ярый. Пенсия акчасыннан аермалы буларак, тупланма өлеш дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Аннан керем генә алырга мөмкин. Суммасына карап, тупланма өлеш берьюлы (әгәр җыелган акча иминият пенсиясенең 5 процентыннан да кимрәк икән, ул берьюлы бирелә. – Ред.) яки өлешләп түләнә. Тупланма өлеш кеше үлгәннән соң да юкка чыкмый. Аны варисларга түлиләр. Акчаны кеше вафат булганнан соң алты ай эчендә алырга кирәк, – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, илдә яшәүче 70 миллионнан артык кешедә пенсиянең тупланма өлеше бар.

Дәүләт күпме өсти?

Озак вакытка акча саклый башлауның беренче өч елында федераль бюджеттан ярдәм күрсәтәчәкләр. Әлеге чорны Хөкүмәт карары нигезендә озайту мөмкинлеге дә каралган.

Дәүләттән ярдәм күләме түләнгән акчадан һәм узган елгы уртача керем күрсәткеченнән чыгып билгеләнәчәк. Кесә ягы такыррак булган саен, ярдәм дә зуррак. Әмма 36 мең сумнан да күбрәккә өмет итмәгез.

 

* Әгәр уртача керем 80 мең сумга кадәр булса,

түләнгән һәр сумга 1 сум өстәп бирәчәкләр. Дәүләттән 36 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алу өчен шулкадәр үк акча салырга туры киләчәк.

* Әгәр уртача керем 80 – 150 мең сум тәшкил итсә,

түләнгән һәр 2 сумга 1 сум өстәп түләячәкләр. Дәүләттән 36 мең сум акча алу өчен, хисап счетына 72 мең сум акча күчерәсе була.

* Әгәр уртача керем 150 мең сумнан да артса,

түләнгән һәр 4 сумга 1 сум өстәп түләячәкләр. Бу очракта күпме түләргә кирәк икәнен алар үзләре саный.

 

Моннан тыш, инвестицияләрдән алган керемгә салым түлисе булмаячак. Программада катнашучыларга салым чигерүе дә каралган – 400 мең сумга кадәр акча күчерүчеләр 52 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара алачак.

Дәүләт ярдәме ай саен кимендә 2 мең сум акча түләп баручыларга күрсәтеләчәк.

Акчаны ничек туздырып була?

Программада катнашу киләчәктә өстәмә түләү алу мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Аны билгеле бер елга яки гомерлек итеп исәпләтергә мөмкин. Кеше түләү билгеләнгәнче үлеп китсә яки аны алып бетерергә өлгермәсә (гомерлек түләү сайлау очрагыннан кала) акча аның варисларына күчәчәк.

Озак вакытка дип салынган акчаны, тормыш шартлары катлауланса, вакытыннан алда да алырга мөмкин. Мәсәлән, якыннарың, яки үзең каты авырып китеп, кыйммәтле дәвалану таләп ителсә, гаилә туендыручысыз калса, җыелган сумманы ничек бар шулай кайтаралар. Ә менә «башка түлисем килми» дип кенә программадан чыгып китәргә теләүчеләр, дәүләт өстәп түләгән акчаны да, пенсиянең тупланма өлешен дә күрә алмаячак. Салым чигерүе алган булсагыз, аны да кире кайтарырга туры киләчәк әле.

Дәүләткә моннан ни файда?

Россия – картаеп баручы ил, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Билгеле ки, бүгенге эшчеләрнең кертеме хәзерге вакытта лаеклы ялда булучыларга пенсия түләүгә тотыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең 30 проценттан артыгы эшләү яшеннән узган. Бу сан артканнан-арта. Ягъни пенсия казанына акча өстәп торучылар кими. Шуңа күрә 2019 елдан илдә пенсия яшен арттыра башладылар да инде. Бүген илдә 40 миллионнан артык пенсионер исәпләнә. Заманасына күрә, илнең башка төр чыгымнары да артты. Шуңа күрә дәүләткә озак вакытка исәпләнгән акча кирәк, – ди белгеч. – Гади халыкның исә моның ише банк кертемнәре белән авызы күп тапкыр пеште инде. Шуңа күрә җиде кат уйлап, бер кат кисәчәкләр. Яңа программаның күзгә ташланып торучы кимчелеге – инфляция дәрәҗәсе исәпкә алынмаган. Унбиш елдан нәрсә буласын беребез дә әйтә алмый.

Эльвира ВӘЛИЕВА

«Акчаны нәрсәгә икәнен белеп җыярга кирәк»

Яңалык турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән сөйләштек.

– Саклык программасы халык арасында кызыксыну уятачакмы?

– Дөресен генә әйткәндә, бу – дәүләт тарафыннан 2000 нче елларда башланган реформаның дәвамы. Сүз 2014 елга кадәр гамәлдә булган пенсиянең тупланма өлеше турында бара. Билгеле булганча, ул күбебездә бар. Канун нигезендә, алга таба дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды белән килешү төзүчеләр әнә шул акчаны да файдалана алачак. Дәүләт исә кертемнәрне финанслауда катнашачак. Моңа өстәп, фонд эшкә җиккән акчадан керем алу мөмкинлеге дә бар. Бу эшне Үзәк банк контрольдә тотачак. Шуңа күрә халык акчасына шикле активлар сатып алырлар дип уйламыйм. Инфляция бүгенге кебек 10–15 процентка җиткән шартларда акчасын үзе теләп озак вакытка салып куярга теләүчеләр күп булыр дип уйламыйм. Тагын шунысы да бар: бездә киләчәккә мая тупларлык, аннан бигрәк, булачак пенсиясе турында кайгыртырлык кешеләр күп түгел. Хөкүмәт күзлегеннән караганда, бу – бик мөһим, әлбәттә. Көнбатыш илләренә күз салсак, аларның икътисадының тотрыклылыгы нәкъ менә пенсия, инвестиция фондларында тупланган акчаның күләменә бәйле. Мондый оешмаларда озак вакытка исәпләнгән инструментларга салырлык акча күбрәк булган саен, дәүләткә дә яхшырак.

– Без, гомумән, акча туплый беләбезме?

– Юк. Сәбәбе бик гади: финанс буенча грамоталылык җитми. Халыкның банктагы исәп-хисап счетларында сакланучы кертемнәренең уртача күләме 270 мең сум тәшкил итә. Күпме бу, азмы? Аз, әлбәттә. Дүрт кешелек гаиләгә бу акча, ул-бу була калса, өч-дүрт айга гына җитәчәк. Ә һәр гаиләнең кимендә ярты елга җитәрлек финанс «мендәр»е булырга тиеш. Айлык чыгымнарыгызны исәпләгез дә, шуны алтыга тапкырлагыз. Әлеге сумма гаиләнең финанс «мендәр»е була да инде.

– Бүген акчаны кайда һәм ничек сакларга?

– Инвестицияләр, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү тәҗрибәгез юк икән, зур табыш вәгъдә итсәләр дә, шикле активларга кызыкмагыз. Белмәгән җиргә кысылмавың хәерлерәк. Чөнки отам дип оттыруың да бар. Бу милек базары белән кызыксынучыларга да кагыла. Иң элек бу өлкәдәге вазгыятьне өйрәнегез. Әгәр маягыз артык зур түгел икән, аны банкта сумнарда саклавың хәерлерәк. Зур сумманы Россия валютасында тотарга теләмисез икән, евро яки доллар сатып алырга мөмкин. Шунысын да искәртик: чит ил валютасын банкта түгел, ә акчалата кулда сакларга кирәк. Ә иң мөһиме, акчаны булсын дип кенә түгел, ә нәрсә өчен икәнен белеп җыярга кирәк.

 

Сан

Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары турында мәгълүмат Үзәк банкның рәсми сайтына урнаштырылган. Биредә ышанычлы оешмаларның исемлеге дә бар. 1 августка алынган саннарга караганда, рәсми исемлектә барлыгы дәүләтнеке булмаган 37 Пенсия фонды бар.

 

 

Программага керәм дә ел буе ай саен 5 мең сум акча күчерәм, ди. Гомумән алганда, минем акчам күпмегә артачак?

– Тупланган еллык маяга дәүләт 32 мең сум өстәп түләячәк. Моңа 8–9 мең сум чамасы салым чигерүен, шулай ук, дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды кеременнән түләүләрне дә (ә алар һәр оешмада аерылачак) өстәргә кирәк.

Программа нигезендә кертемнең гарантияләнгән минималь проценты бармы?

– Канунда фонд югалтуларсыз эшләргә тиеш дигән таләп юк. Мондый шарт килешү нигезендә генә билгеләнергә мөмкин.

Яңалык уңаеннан «Российская газета»да узган «кайнар линия»дә яңгыраган сорау-җаваплардан


Фикер өстәү