Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егет өйләнгән

Зәй районының Сәвәләй егете махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткач өйләнгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Андрей кәләше Ксения белән мобилизация игълан ителгәнче танышканнар. 2022 елның октябрь ахырында Ксения Андрейны өлешчә мобилизация буенча чакырылгач озатып, көтәргә вәгъдә итеп кала. Андрей мәктәпне тәмамлагач, Зәй политехник көллиятендә укыган. Краснодар краенда армиядә шофер булып хезмәт иткән.

«Кадерле яшь парларыбыз, сезне гаилә кору көнегез белән котлыйбыз. Гаиләгез нык булсын, бәхетле булыгыз. Андрейга исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Яшь парларны шулай ук Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов, керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, керәшен җәмгыятеннән Николай Токранов тәбрикләде.

Мобилизация башланганнан бирле Зәй районында 10 пар никахларын законлы төстә теркәгән һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләрендә 4 бала туган.

Тиздән Андрей кабат махсус хәрби операция зонасына үзенең хәрби иптәшләре янына китәчәк, ә аның тормыш иптәшенә, әти-әнисенә һәм якыннарына нык булырга һәм кадерле кешеләренең исән-сау, горурлык һәм җиңү белән кайтачагына ышанырга кала.


Фикер өстәү