Зәй районында 2023 елга планнаштырылган чаралар турында фикер алыштылар

Зәй районы җитәкчелеге елына ике тапкыр уздыра торган традицион очрашулар 17 гыйнварда старт алды һәм ай ахырында төгәлләнәчәк.

Чараларның максаты — халыкны 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштыру. Халык җыеннарында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов, депутатлар һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары катнаша.

Чара барлык микрорайоннарда, авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында уза, анда катнашучылар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә.

Шундый очрашуларның чираттагысы 4нче мәктәптә узды. Очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Ул 2022 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, киләсе елга планнарны бәян итте. Очрашу барышында район башлыгы халыкның үз тирәсендәге матурлыкны күрә һәм бәяли башлавын билгеләп үтте.

— Зәй халкы иске, хуҗасыз гаражларны сүтүне сорый башлады. Биш ел чамасы элек без микрорайонда яшәүчеләр белән җыелышлар үткәргән идек, ул вакытта хуҗасыз гаражлар урынында балалар мәйданчыгы төзергә, парковка зонасын киңәйтергә тәкъдим иткән идек инде. Ул вакытта халык : ”Бу безнеке, кагылмагыз! Без пенсионерлар, безгә кирәк түгел!» дип җавап бирде. Ә бүген алар ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча нинди мөмкинлекләр барлыгын күрделәр. “Безнең ишегалды” программасына быел 19 ишегалды керде, әмма без моның белән тукталып калмыйбыз, территорияләрне  яхшырту буенча билгеле планнарыбыз  бар. Халык гаражларның кирәк булмаячагын аңлый һәм бу корылмаларны сүтүне сорый. Алга таба без бу эшне башкарачакбыз, — диде Разиф Кәримов.

Моннан тыш, район башлыгы  биш ел иске, җимерек дача йортларын бетерү мәсьәләсе белән шөгыльләнүләрен, балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында урнашкан хуҗасыз базларны контрольгә алу турында хәбәр итте. Бүген шәһәрдә барлыгы 400 дән артык хуҗасыз баз бар. Яфрак яки кар белән тутырылган бу базлар халыкка куркыныч тудыра.

Шулай ук шәһәрнең Воздви́женка бистәсендә интернет мәсьәләсен хәл итүне дә максат итеп куйды.

Җыенда шәһәр  башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов шәһәрдә һәм районда сукбай этләрне тоту буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.

— Шәһәребез урамнарында сукбай этләр проблемасы белән очрашабыз. Аларның күпчелегенең  кайчандыр хуҗасы булган, әмма соңыннан урамга куылган. Ел саен шәһәр территориясендә хуҗалары булмаган адашкан этләрне тоту чаралары үткәрелә, — ди Петр Тимаськов.

2022 елда муниципаль контракт буенча 252 эт тотылган. Бу эш хайваннарны саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, югалган хайваннарны хуҗаларына кире кайтару, җәмәгать тәртибен һәм халыкның тынычлыгын тәэмин итү максатларында алып барыла.

Җыенда халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре дә катнашты һәм халыктан кергән  сорауларга җавап бирде.

Халыктан кергән барлык сораулар да район башлыгы контроленә алыначак һәм якын арада хәл ителәчәк.

/Зәй-информ

 


Фикер өстәү