Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында Хөкүмәт эше турындагы хисап каралды

Дәүләт Советы комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карау башланды. Һәр комитет документны үзенең профильле юнәлешләре буенча карый, бүген документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тәкъдим ителде.

Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, чикләүләр дәвам итүгә һәм санкцияләр басымы саклануга карамастан, 2023 елда республика икътисадында уңай тенденцияләр саклануын, төп макроикътисади күрсәткечләр үсешенә ирешүен билгеләп үтте. «Республика предприятиеләре һәм оешмалары инвестицион активлыкны һәм җитештерүне саклап кала, яңа кооперацион элемтәләр урнаштыру, логистик чылбырларны үзгәртеп кору, яңа сату базарларын эзләү, импортны алмаштыру буенча эшне дәвам итә алды», – дип басым ясады Олег Пелевин.

2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты күләме 4,32 трлн сумга җиткән, үсеш 103,6% тәшкил иткән. Сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 4,72 трлн сумлык продукция озатылган. Төп капиталга инвестицияләр күләме 1 трлн 180 млрд сум тәшкил иткән. Республикада 708 млрд сумлык төзелеш эшләре башкарылган, 3,4 млн кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Республика икътисадында сәүдәнең чагыштырма өлеше 5 проценттан артып, 1,4 трлн сумга җиткән. Туризм өлкәсендә үсеш дәвам итә – туристлар агымы 4 млн кеше тәшкил иткән. Юл эшләренә кертемнәр арткан, бу өлкәдә 248,8 млрд сумлык эш башкарылган.

2024 елда республика икътисадының тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү планын үтәүнең төп бурычлары дип Олег Пелевин оешмаларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, инвестицион активлыкны саклау, шәхси инвестицияләрне стимуллаштыру, инновацион активлыкны арттыру һәм яңа технологияләр кертү, кече һәм урта эшкуарлыкның сыйфатлы үсеше, муниципаль берәмлекләрнең баланслы үсеше, шулай ук нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итү кебек чараларны һәм илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны атады. Моның өчен эре, урта һәм кече предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру бурычы куела.

Хөкүмәт хисабында шулай ук «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, республика муниципалитетларындагы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары, кече һәм урта эшкуарлык секторы эшчәнлегенә җентекле анализ ясалды.

Хөкүмәт хисабын тикшерүдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Михаил Сыроваций, Римма Ратникова, Николай Рыбушкин катнашты. Алар федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары, икътисад тармаклары буенча уртача хезмәт хакы үсеше темплары, республиканың муниципаль районнарында «Торак һәм шәһәр мохите» проектын гамәлгә ашыру белән кызыксындылар.

Альберт Хәбибуллин Стратегия–2030ны гамәлгә ашыру һәм җитештерүдә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм ресурсларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар кертү мәсьәләләренә игътибар итте.

Комитет тәкъдим ителгән документны игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына аны парламентның чираттагы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.


Фикер өстәү