Нурлаттагы янгын шаһите: «Кинәт ут күреп кот очты»

Нурлатның Завод урамындагы 9 нчы йортта килеп чыккан янгын бер кешенең гомерен алып китте. Ике кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Биредә тарттырылган түшәм ясаганда газ баллоны шартлап, 4 фатирда янгын чыга.

– Кинәт шартлау тавышы ишетелде. Нәрсә булды икән дип аптырап киттем. Бераздан исә, каршы яктагы йорт яна башлады. Бик курыктым. Әле ярый, янгын сүндерүчеләр дә вакытында килде. Кешеләрне коткара алдылар. Тик ни кызганыч өлкән яшьтәге күршебезне алып чыга алмадылар, – ди күрше йортта яшәүче үзен Фәридә Зәкиева дип таныштырган ханым. – Бик куркыныч хәлләр. Күршеләр дә кызганыч. Тыныч кына яшәп ятканда, нинди фаҗига килеп чыкты бит. Алла сакласын, башка мондый борчулар килмәсен.

Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, йортта 34 кеше пропискада торган, 22 фатирның 20сендә кеше яшәгән. 92 яшьлек әби янгында һәлак булган. 48 яшьлек ханым белән аның 13 яшьлек баласы үзләрен яхшы хис итәләр. Фаҗигадән соң бу йортта яшәүчеләрне “Ледок” кунакханәсенә урнаштырганнар.


Фикер өстәү