Дүрт ярминкә атнасында барлыгы 276,1 млн сумлык азык-төлек сатылган

Республикада 16 марттан, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәрендә –14 урында, Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Кама шәһәрендә – 3 урында, шулай ук районнарда уздырыла.

Үткән шимбәдә Казанда ярминкә мәйданчыкларын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов карады.

Дүрт ярминкә атнасында барлыгы 276,1 млн сумлык азык-төлек: 418,2 тонна яшелчә (шул исәптән 225,5 тонна бәрәңге), 72 тонна сөт, 168 тонна шикәр комы, 873,7 мең данә йомырка, 347,7 тонна ит (179,5 тоннасы – сыер ите) сатылган.

Ярминкәләр үткәрүгә 33 район, 3 119 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Язгы сәүдә 28 апрельгә кадәр гөрлиячәк.


Фикер өстәү