Яңа ел табынына очсыз бәядән сыйфатлы ризыклар алу өчен ярминкәләргә чакыралар

Шимбә – 12 декабрьдә иртәнге алтыдан башлап, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрлиячәк. Шәһәр халкына биредә очсызрак бәядән ит колбаса, сөт, атланмай, йомырка, бал, шикәр комы кебек көндәлек кирәкле ризыклар тәкъдим ителә.

Шимбә ярминкәләренә бөтен гаиләсе белән йөрергә гадәтләнүчеләр дә байтак хәзер. Арада Яңа ел каршыларга әзерләнеп йөрүчеләр дә бар. Алар, ярминкәгә килеп, бәйрәм табынына күркә, каз, үрдәк, балык, сыр, колбаса, яшелчә, салатлар өчен башка әйберләр хәстәрен алдан ук күреп кую ягын карый. Чыннан да, бәйрәм каршыларга алдан ук аяк киенеп кую беркемгә дә комачауламый. Җитмәсә инде Яңа елга кадәр нибары 3 ярминкә генә калып бара. Алар 12,19 һәм 27 декабрьдә узачак.

Көздән бирле барлыгы 13 ярминкә үткәрелгән. Шуларда барлыгы 972 миллион сумлык продукция сатылган. Шәһәр халкы 1100 тонна ит, 248 тонна сөт, 3,8 миллион данә йомырка, 545 тонна он, 764 тонна шикәр комы, 23,4 мең тонна бәрәңге һәм башка яшелчә сатып алган.

Исегезгә төшерәбез: авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдән эшли башлады. Алар, Яңа елга кадәр, һәр атна саен уздырыла. Ярминкәләрдә продукция ассортименты – төрле җирдә төрлечә. Ул халыкның ихтыяҗыннан чыгып булдырыла.

 


Фикер өстәү