Фирдүс Тямаев: «Нинди оптимист кеше идем бит! Хәзер күңел үсми…»

Яңа ел исен сизәсезме? дигән сорауга җавап эзләдек.


Айдар Хәйретдинов, Балтач районының Башкарма комитеты җитәкчесе:

– Күңелдә бәйрәм рухы бар. Районга да Яңа ел төсмере керде. Чыршы бизәп куйдык. Үзем һәр яңа елдан могҗиза көтәм. Яхшыга өметләнәбез. Өметсез шайтан гына бит. Киләсе ел башыннан бар да башкача булыр кебек тоела.

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Элек бу бәйрәмне бик көтеп ала идем. Күңелгә рәхәт иде. Аеруча балачактагы бәйрәмнәр истә калган. Быел коронавирус бөтен кәефемне бетерде. Нинди оптимист кеше идем бит мин! Ә күңел үсми. Әле ярый балаларым бар, дип йөрим. Чыршы да бизәдек, уенчыклар да тезеп куйдык.  Әле Кыш бабайга хат язмадылар, шулай да бүләк көтәләр.

Ирек Камалов, күпбалалы әти:

– Декабрь башлануга, өебезгә бәйрәм рухы керә.  Буш вакыт булдымы – өйне бизәү белән мәш киләбез. 1986 елдан бирле йорт тирәләрен бизибез. Иң беренче тапкыр армиядән кайткач, өй каршына Кыш бабай белән Кар Кызы сыны ясап куйган идем. Шуннан бирле сыннар ясыйм, йорт матурлыйм. Әлегә кар җитми. Узган ел да кар юк дип аптырадык. Ул чакта бөтен урамыбыздан кар җыйдык. Өйне эчтән генә түгел, тыштан да утлар, уенчыклар белән бизибез. Бизәр өчен яныбызда йөгереп йөргән сабыйларыбыз көч бирә. Тугыз ятим баланы үзебезнеке иттек. Аларның күңелләре күтәрелсен өчен дип тырышу инде. Яңа ел һәр кешегә сәламәтлек алып килсен иде.

Сәлимә Сәетова, фермер:

–  Кәбисә ел үзенекен итте. Күпме танышларым, якыннарым авырды. Вирус үземне дә читләтеп үтмәде. Бик авыр хәлдә яттым. Хастаханәдә урын булмады. Үпкәләремә зыян килде. Авырганга 2 айдан артык вакыт узса да, әле дә савыгып бетә алмыйм. Авырган чакта мин тормыш кыйммәтләрен тагын да аңладым. Биш балабыз бар. Янымнан китмәделәр дә. Ике киленем чиратлап карады. Берсе уколлар салып торды, икенчесе сабый баладай тәрбияләде. Үзем хәлсез, авыруым көчле булса да, балаларымның игелен күреп аякка бастым. Ел бетеп, яңасы башлангач, бар да үзгәрер төсле. Безне пандемия нык сынады. Кешеләргә карата да мөнәсәбәтебез үзгәрде, туганлыкның кадере артты. Димәк, алдагы елларда бар да яхшы булыр. Кешеләр дә үзгәрер дип уйлыйм. Үгез елына мин баеп керәм. Шушы көннәрдә сигезенче оныгым туды.

Зәлия Сибгатуллина, социаль хезмәткәр:

– Авыр ел булды. Безне дә, өлкәннәрне дә сынады. Вирус чыгуын аңлату җиңел булмады. Пандемия вакытында да әби-бабайларымны ташламадым. Саклык чаралары күреп, аларга ярдәм иттем. Күбесенең балалары кайта алмады. Күңелләре төшкән вакытлары булды. Әмма алар хәзер оптимистларча яшиләр. Әле менә бер әбиемнең өен бизәдек, икенчесе чыршы куйдырды. Бәйрәм көтәләр. Мин исә киләсе елдан элеккечә яши башларбыз дип ышанам. Нинди генә авырлыклар булса да, алга таба атларга кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА сораштырды.


Фикер өстәү