«Иремне мобилизацияләделәр, үземдә бер дә бәйрәм кәефе юк. Тик балалар барыбер бәйрәм көтә»

Салмак кына адымнар белән Яңа ел якынлаша. Аның якынайганын тагын да сиздереп, базарларда, зур сәүдә үзәкләре каршында төп бәйрәм бизәге – чыршы саталар. Ә сездә бәйрәм кәефе бармы? Йортларыгызда чыршылар бизәдегезме әле?

Гөлнур Фәтхетдинова (Чистай районы Исләй авылы):

– Мин  клубта эшлим. Быел халыкта да, артистларда да, үземдә дә бәйрәм кәефе юк. Артистларым да сүлпән. Балам кечкенә булгангамы, үзем дә йөгерә-йөгерә алдан йөрмим. Ә менә өебездә өч бала булгач, Яңа ел кәефе тудырырга тырышабыз. Әтиләре кичә Чистайдан чыршы алып кайткан. Бүген шуны балалар белән бизәдек, кәефләре күтәрелеп китте, бик сөенделәр инде. Узган ел ясалма чыршы гына куйган идек. «Тере»гә җитми инде. Исе өйгә чыга, бәйрәм атмосферасы тудыра. Аннан соң аны мунчага алып барып, суда төнәтеп юынабыз.

Венера Аитова (Казан):

– Мин Яңа ел бәйрәмен һәрвакыт ярата идем, ә балалар тууга аңа караш тагын да үзгәрде. Могҗиза көтү, балалардай сөенү, хисләрне оялмыйча күрсәтә алу мөмкинлеге дип кабул итәм аны. Шуңа күрә, әйе, Яңа ел кәефе бар. Ул һава торышы белән дә, өйне бизәү белән дә килде. Тик әлегә чыршы куймадык. Без әле дә уйда, чөнки Гаяз чыршыны аудармасмы, дибез. Без генә түгел, әниемнәр дә бәйрәмне көтеп ала. Ел саен ике метрлы чын чыршы бизиләр. Хуш исле, бөтенләй башка  атмосфера тудыра бит ул өйдә. Гомумән, Яңа ел – якыннарны бүләкләр биреп сөендерер, кадерле кешеләрне кадерләр өчен шәп мөмкинлек. Бөтен кешенең күңеле өмет белән тулыдыр бүген. Быел халык аеруча тылсым, могҗиза көтәдер шикелле. Моны башкалар да шулай ди. Чәчтарашым да шуны  искәртте. Бер килмәгән кешеләр дә быел алдан язылып куйды, Яңа елга әзерләнә, ди. Кызганыч, Яңа ел тамашалары күп булса да, гриппның котырган чагы. Балалар белән барырга шикләндерә.

Гөлназ Исламова (Азнакай районы Мәнәвез авылы):

– Яңа ел кәефе юк, дип әйтеп булмый. Авылдашлар белән бергәләп клуб янын бизәдек, кардан сыннар ясадык. Әлегә чыршы куймадык, ләкин ел да «тере»не бизибез. Аның исе дә, матурлыгы да башка инде. Бу юлы аны депутат Марат Кәримов акчасына сатып алдылар. Декабрь ахырында матур итеп Чыршы бәйрәме уздырырга ниятлибез. Гомумән, быелның соңгы аенда клубыбызда чаралар күп узды. Өйдә дә бәйрәм рухы булдырырга тырыштык. Чыршының ясалмасын сайладык, чөнки өч балабыз бар. Кечкенәсенә – 4 яшь. «Тере» чыршының энәләренә кадалыр дип шикләндек.

Ләйсән Гайсина (Актаныш):    

– Ирем белән ике бала тәрбиялибез. Әтиләрен октябрьдә хәрби операциягә мобилизацияләделәр. Минем үземдә бер дә бәйрәм кәефе юк. Тик балалар барыбер бәйрәм көтә. Чыршы бизәргә дә, өйгә матур итеп гирляндалар эләргә дә алар тәкъдим итте. Ел саен ясалма чыршы куябыз, чөнки мәшәкате азрак, бәясе дә арзангарак төшә. Шулай да, ис чыгарыр өчен, чыршы ботаклары алып куярмын дип уйлыйм. Анысы белән проблема юк, адым саен «тере» чыршы саталар. Быел да балалар чыршыны икесе бизәде. Улыбызга – 10 яшь. Ул инде барысын да аңлый, әтисен дә ныграк сагына, юксына. Мөмкинлек булган саен аның белән телефоннан шалтыратып сөйләшә. Үземә дә авыр, тик ничек кенә булса да, сиздермәскә тырышам. Әле менә балаларның икесен дә Казанга Президент чыршысына алып барачаклар. Анысына бик сөендек инде. Балалар ул көнне түземсезлек белән көтә.

Рәмзилә Хәмәтова (Чаллы):

– Яңа ел кәефе бар инде ул. Булмаса да, булдырырга тырышабыз. Чөнки Яңа ел матур хәбәрләр алып килер, дип бик нык өметләнәбез. Ниһаять, илебезгә тынычлык килсен иде. Өйне дә бизәдек, чыршыны да куйдык. Анысын ясалманы сайлыйбыз, чөнки «тере»се матур булса да, бәйрәмнән соң мәшәкате күп.

Гөлфинә Гыйбадуллина (Биектау):

– Яңа ел кәефе бар да, юк та төсле. Берничә атна элек кенә зур сөенечебез булды – беренче тапкыр әни булдым. Хуш исенә исереп, бәби карау мәшәкатьләренә чумган көннәребез. Шул ук вакытта күңелдә тынычлык юк – бертуган абыем мобилизациянең беренче атналарыннан ук яу кырында. Башта бик авыр булды, хәзер бераз гына тынычрак шикелле. Барыбыз да – әни дә, хатыны белән ике баласы да аның өчен ут йотып торабыз. Шуңа күрә без Яңа елдан бары тик яхшы хәбәрләр генә көтәбез. Көтүчеләргә бәхетле, шатлыклы очрашулар насыйп булсын иде. Иң зур теләгебез әнә шул бүген.

Марат Аксанов (Казан):

– Ике кызыбызның күңелен күрер өчен, чыршыны декабрь башында ук бизәп куйдык. Өлкәннәрнең кәефенә, дөньядагы хәлләргә карамастан, балалар могҗиза көтә бит. Чыршының ясалмасын сайлыйбыз, үзебез кечкенә вакытта да әти белән әни гел шундыйны куя иде. Беренчедән, озакка җитә. Икенчедән, энәләре коелып җәфаламый. Олыларның кәефен шәп дип әйтеп булмый. Чөнки киләсе елга билгесезлек белән керәбез. Арыслан усаллыгын күрсәтте, инде Куянның йомшаклыгын көтәбез.

 


Фикер өстәү