Роберт Миңнуллинны искә алып. Сандугачлар китә инде, кала моңнары гына…

Быел Роберт Миңнуллинсыз беренче юбилеен үткәрәбез. Исән булса, аңа 75 яшь

тулган булыр иде. 3 ел элек каты авырудан соң халык шагыйре бакыйлыкка күчте. Якыннары, дуслары, иҗатташлары, якташлары аны сагынып искә алды, истәлекләре белән бүлеште.

Мулла абый

Роберт абый безнең гаилә өчен генә түгел, нәселебездә мулла абый иде. Галим, шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин абыйсын әнә шулай искә алды:

– Роберт абый нәселдә үз буынының иң өлкән баласы булды. Шуңа күрә микән, белемгә омтылучанлыгы өченме – аны малай вакыттан ук мулла абый дип йөртәләр иде. Бу исем район газетасында эшләгәндә тагын да ныгыды. Ул инде нәселдә генә түгел, авыл халкы, хәтта ки күрше-тирә авыллар өчен дә укымышлылык үрнәге иде. Роберт абый редакциянең мотоциклында язма әзерләргә кайтса, муенында башкалар күрмәгән яхшы фотоаппарат булыр. Аның фотоаппарат белән дуслыгы гомер буе дәвам итте. Ул объектив аша башкалар күрмәгәнне күреп ала һәм «эләктерә» белде. Шагыйрьлеге фотоларында да күренде. Шушы сыйфаты аны рәссамнарга якынайтты. Рәссамнар дөньясына тартыла, алар белән әңгәмәләр корырга ярата иде. Роберт абый нәселебезне радиодан гына ишетеп белгән, телевизор аша гына күргән Казан каласына китүе, анда югары уку йортына керүе белән дә сокландырды. Авылга кайткач, ул әнкәйгә Казан турында сөйли, әнкәй йотлыгып тыңлый иде. Төннәр буе сөйләшеп чыга иде алар.  Әнкәйнең: «Сезнең белән мин дә үстем, балалар», – дип әйткәне истә. Чөнки Роберт абый әнкәйне язучылар, артистлар белән таныштыра, тора-бара алар Роберт абыйдан башка гына да, үтеп барышлый әнкәйнең хәлен белергә керергә гадәтләнде.

…Ә бит абыйга бик иртә олыгаерга туры килде. Әткәй мәрхүм булганда аңа – 11 яшь, миңа 11 ай булган. Үсмер чагында ул инде безгә олы абый булды, безне үзе тирәсендә укмаштырды. Әнкәй, әткәй вафатыннан соң, итәк тулы бала белән әткәй ягында авылда кала, Роберт абый шул чакта, бала гына булса да, аның таянычына әйләнә. Шәһәр тәрбиясе алган, ятимлектә үскән әнкәйгә баштагы мәлләрдә бик авыр булгандыр, мөгаен. Ә Роберт абый аның бөтен кичерешләрен үзе аша үткәргәндер. Юкса каләме белән әнкәйләргә мәһабәт һәйкәл сала алмаган булыр иде.

Бер кызык хәлне дә сөйлим әле. Роберт абый, 8 нче сыйныфтан соң, әнкәй киңәшен тотып, кулинар училищесына укырга керә. Укуны дәвам итәргә авылда урта мәктәп булмау хикмәте дә инде бу. Мәктәпнең иң якын дигәне дә 30 чакрым ераклыкта урнашкан иде бит. Шуннан әни газетада белдерү күргән дә Роберт абыйга кулинар училищега барырга әйткән. «Берәр ресторан директоры булып китәр дә әйбәт тормыш итәр, дип уйладым», – дип, көлеп сөйли иде соңыннан. Әнкәй, ятимлектә калып, балалар йортында яшәп алган һәм шәһәр тормышын бала күзлегеннән матур тормыш дип аңына сеңдергән. Ләкин Роберт абый училищеда калмады, Карабаш мәктәбендә 9 нчы сыйныфка укырга керде.

Минем өчен абыйлы булу зур җаваплылык булды. 15 яшемнән абый артыннан

Казанга килдем һәм нинди генә эш яки гамәл ниятләсәм дә, үз-үземә «Абый килештерерме?» дигән сорау бирдем. Хәзер дә шулай. Юксынабыз сине, абый…

Әтисез беренче юбилей…

Кызы Таңсылу Миңнуллина истәлекләрен, әти белән безнең арада булган мөнәсәбәтне тасвирлар өчен сүзләр дә табып бетерә алмыйм, дип башлады:

–  Миңа «Ул нинди әти иде?» дигән сорауны еш бирәләр һәм мин аңа төгәл җавап таба алмыйм. Китапларда язылган әти белән бала арасындагы иң яхшы мөнәсәбәтләрдән дә яхшырак дәрәҗәдә иде дип әйтергә була. Бәлки, бөтен бала да әтисе турында шундый фикердәдер, үзенең генә әтисе иң якын, иң кадерледер. Әмма субъективлыктан чыгып объектив караган очракта да, мин аның белән шәхес буларак та, иҗат кешесе буларак та, әти буларак та һәрвакыт горурланам, сокланам. Ниндидер кимчелекле ягы бар иде дип тә әйтә алмыйм хәтта. Бу әтине югалтудан соң гына барлыкка килгән хисләр түгел. Бу тормыш дәвамында шулай булды. Мин 35 яшемдә әтисез калдым. Һәм 35 ел буе һәрвакыт уңай якларын гына белеп килдем. Миңа карата булсынмы, әнигә, оныкларга, гомумән, кешеләргә, тормышка карата булган принципларына соклана идем. Аның тормышка карашы үзенчәлекле, ихлас иде. Ул бөтен кешегә дә бирелә торган әйбер түгел. Кеше төрле халәттә булырга мөмкин. Иң кәефсез чагында да, бүлмәсенә кереп, китап актарып, тыныч кына утыра иде. Күз алдына китерәсезме: кешенең иң кәефсез, бәлки борчулы, бәлки нервланган чагы, ә ул бәрелми, сугылмый, акырышка җиткерми, фәкать ялгыз калып китап актара, я булмаса чыгып китә. Аның шушы гамәлләре үрнәк, тәрбияви маяк булды. Шуңа күрә нинди әти дигәндә, мин хәтта китап язып та җавап биреп бетерә алмас идем. Аның кадәр әти… шулай дип әйтим инде… тагын бармы икән ул?

Мин үземне белгәннән бирле өйдә һәр биш ел саен әтинең юбилеен үткәрү турында ярты ел алдан сөйләшә башлый идек. Аннары гөрләтеп бер ярты елга сузылган бәйрәм чаралары үтә. Концерт, очрашулар, бәйгеләр – без шуның белән бер ярты ел янып яши идек. Аннары һәрбер юбилей чарасына әти, чыгыш яса әле, дип әйтә иде. Хәтерлим, 45 яшьлек юбилеенда Опера театрында мин иң беренче тапкыр чыгыш ясадым. Әле ул чакта мин, 2 нче сыйныф укучысы, «Әйлән-бәйлән» җырын башкарган идем. 50 яшьлегенә Камал театры сәхнәсендә башкорт биюен биедем. 60, 65 яшьлегендә, әтигә багышлап, үзенең җырларын җырладым. Гәрчә җырчы булмасам да. Соңгы юбилеенда, 70 еллыгында, әтинең бәләкәй кызына да 35 яшь бит инде, дип кыенсынып, чыгыш ясамый калдым. Хәзер инде менә әтисез, күңелсез беренче юбилейны үткәрәбез.

Узган елны Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды үзенең эшен башлап җибәрде. Аның эшчәнлеге беренче чиратта Роберт Миңнуллин исемен яшәтүгә, аның иҗади мирасын саклап калуга юнәлтелгән. Юбилей чараларына килсәк, ул туган ягы Илеш районында башланып китте, бик матур тантаналы чара узды. Ел башында фонд Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә «Шигърияткә сәяхәт» дип исемләнгән балалар бәйгесе узды. Дәвамлы булсын иде. Шундый бәйгене олылар өчен дә оештырасы килә. Чөнки Роберт Миңнуллин иҗатына сусаучылар күп, шушы чараларда катнашырга теләүчеләр күп. Алар миңа социаль челтәрләр аша да бик күп яза. Әтинең иҗаты шул юл буйлап сүрелмәскә тиеш дип уйлыйм. Көзгә таба юбилей чарасы уздырырга планлаштырыла, матур бер кичә булыр дип көтәбез. Шулай ук фәнни-гамәли конференция булыр дип ниятләнгән. Чаралар күп, тик алар юбилей елы белән генә чикләнмәсен иде. Әтинең хатлары, фотолар, истәлекләре бик күп, алар бик таркау, аларны җыю, архивны тәртипкә китерү өстендә эш алып барабыз. Ул бик кирәкле эш дип саныйм мин. Районнарга чыгып китәсе, әтинең иҗатын халыкка тагын да якынайтасы килә.

Тыйнаклык

Беренче күрешүдән үк тыйнак егет булып истә калды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев шагыйрьне шулай искә алды:

– Ул 1966 елда Башкорт дәүләт университетына укырга кергән вакытта ук мөлаем, тыйнак егет булып истә калды. Керү имтиханнарының берсе рус теленнән изложение язу иде. Шуннан аз гына баллы җитмәде аның. Илешкә кайтып, район газетасына эшкә урнашты. Бер ел эшләп тәҗрибә туплаганнан соң Казанга укырга китте. Бераздан матбугатта шигырьләре чыга башлады. Күп еллар үткәннән соң, мине «Комсомольская правда» газетасыннан корреспондент итеп Казанга җибәрделәр. Ул чорда миңа Госман Садә, Роберт ярдәм итте. Ярдәмчел иде ул.  Ул вакытта инде ачылган, зур талант иясе булып танылган, ләкин тыйнак булып калган иде. Бер караганда, әнкәй темасы кат-кат язылган, тапталган тема бит инде, ә ул Әнкәй образын нинди биеклеккә күтәрде! Аннары балалар шигърияте белән шөгыльләнде һәм ихласлыгы белән бөтен балаларның игътибарын үзенә туплады. Роберт тыйнак кына, әтәчләнмичә генә үсте дә үсте һәм зур, мәһабәт шәхескә, зур шагыйрьгә әйләнде. Депутат эшчәнлеген алыйк, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары – ул бит бу эшендә дә ихласлыгы, тыйнаклыгы белән үзенә ышандыра белде. Халык аңа ышана иде. Мин аңа

«Дустым, синдә нәрсәдер бар кебек,

Әллә талант, әллә сабырлык.

Кем уйлаган шушы тыйнаклыгың

Синдә кәсеп булып калыр дип…»

дигән шигъри пародия, эпиграмма яздым. Ул аны кабул итте, үпкәләмәде. Димәк, сәламәт рухлы булган. Сәламәт рухлылар булганбыз. Әлбәттә, Роберт җитми заманга. Ә бит спортта, бизнеста, шигърияттә, әдәбиятта, мәдәнияттә көндәшлек, ярыш бар. Ул шул ярышта сабырлыгы белән өскә күтәрелде.

Әй, бу вакытның үтүләре…

Якташы, җырчы Айдар Галимов соңгы күрешүләрен хәтерендә яңартты:

– Әй, бу вакытның узулары… Тагын август аена кереп барабыз икән бит. Роберт абый, якташым онытылмый, сагындыра, күңел кылларын сызлатып, сызлатып искә төшә. Хушлашканда, кызы Таңсылуның сүзләре йөрәккә үтеп кергән иде, әле дә колакта чыңлап тора. Зәңгәр күкләргә карап көтәрбез, сагынырбыз инде без сине, дигән иде. Менә шулай инде, сагынып яшәргә калды. Кайчак исә Казанга барырбыз да күрешербез кебек, кайчак Уфага килеп чыгар кебек. Ул бит ике кала арасын якынайтып торучы шәхесләрнең берсе булды. Актив тормыш алып барды, гел халык белән аралашып яшәде. Мин аның бик күп җырларын башкардым, тагын да башкарырга насыйп булсын. Башкарылмаган җырларым да бар, алар аның алдында бурыч кебек тора. Ике яңа җырым һаман әле дөнья күрмәгән. Берсен ул исән чакта туган авылы Шәммәттә җырладым, ә менә язмасы һаман да әле язылмаган. Аның исемен ишетү белән күз алдында мыек астыннан гына елмаеп торуы күз алдына килә. Киңәшләрен бирер, турысын әйтер иде. Мактаса – мактар, тәнкыйтьләсә – тәнкыйтьләр. Үзенә дә минем дустым, абзыем, якташым, тәнкыйтьчем дип тә әйтә идем. Якын итеп, яратып. Тәнкыйтьчеләрне гадәттә яратмыйлар, аны яратмыйча булмый иде. Әйткән сүзе гадел булгач, ничек яратмыйсың инде?.. Аңа бәйле хатирәләр күп, алар арасында иң яктысы бергәләп туган якларны әйләнү булгандыр. Мин рульдә, ул минем янымда. Бишбүләк, Миякә, Акмуллада, Фатих Кәримнең туган авылында булдык… Моңа сөенеп туя алмыйм, ярый шуңа өлгергәнбез әле, дим. Шул чакта аның чын-чынлап халык шагыйре икәнен аңладым. Безнең өебездә булды, әти-әнием белән очрашты, икәүдән-икәү генә калып сөйләшеп утырдык. Күңелем бер нәрсәгә тыныч: соңгы юбилей программама Роберт абыйны чакыра алдым һәм ул килде. Концертны башыннан ахырынача карап утырды. Аның «Өянкеләр-тупыллар»ын җырлаганда, залга төштем, күрештек, кочаклаштык. Якыннан күреп, соңгы кочаклашуыбыз булган икән. Халык арасында, җыр аша күрешеп хушлашканбыз. Роберт абый гаилә җанлы кеше иде. Клара апа, балалары, оныклары дип янып торучы, үрнәк кеше. Аның туган авылына, әнисенә, иленә, теленә булган мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Шундыйлар безне данлый да, тарихта эзле итеп калдыра да инде.

Моң

Роберт Миңнуллинның шигырьләре саф та, ягымлы да. Алар кайсы ягы беләндер назлы җилне хәтерләтә. Шигъри сөйләме җил кебек йөгерек – бер җирендә абынып-сөрлегеп тормассың. Укыганда да алар кемдер язган шигырь түгел, ә табигый рәвештә үзеңдә туып, үзеңдә яшәгән уйлар-кичерешләр агышы булып тоела. Табигый моң.

Ул моң ургылып та, ташып та түгел, ә сабыр гына саркылып чыга. Аны тыеп-туктатып та, ашыктырып та булмый. Кирәкми дә. Ул шул килеш тә дулкынландыра, ә үз җаныңдагы әрнүләр белән кавышканда хәтта елата да ала. Елатса да, юатса да, бу моң яраламый. Киресенчә, ягымлы бер дулкын булып җаныңны назлап уза, авыр тойгыларыңны оныттыра. Шул рәвешле сиздермичә генә, сине авыр уйлардан тартып алып, яктылыкка алып чыга.

Бу сыйфат, мәхәббәт лирикасына гына түгел, аның бөтен иҗатына кагыладыр. Миңа калса, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен кычкырып, яки трибунадан йодрык болгап укып булмыйдыр. Алар – табигый үз тавышың белән укый торган шигырьләр. Сөйләшеп утыргандагы кебек. Алар шул килеш тә ерак ишетелә. Табиб кулыдай сак, дипломат сүзедәй итагатьле.

Язганнар язды бездә дә,

Менә дигән итеп.

Әйбәт заманнар килгәнне

Ятмадылар көтеп.

Шул ук вакытта, тәвәккәл, үтемле, кире каккысыз:

«Шигырьләрең бармый», –  диеп,

Хәзер беркем бормый.

Шәп шигырьләр язу җиңел –

Язып кына булмый.

«Язганнар язды бездә дә» дип аталган бу шигырьне укыгач, елмаеп та куясың. Мондый әсәрләренең күплеген искә алсаң, авторны «кызык шагыйрьләр» рәтенә кертергә дә мөмкин кебек. Әмма шигырьдә сүз нәрсә хакында барганын уйласаң, бер дә елмаясы килми. Һәм шагыйрь күңелендәге әрнүләрне үз җаныңда кичерергә мәҗбүр буласың. Ә шушы шигырь тәэсирендә әдәбиятыбызның бүгенгесе, киләчәге хакында чиксез уйлануларга бирелергә дә, озайлы бәхәсләр корырга да мөмкин. Бу бүгенге шигърияткә куелган диагноз шикелле дә яңгырый. Үземнең дә шундыйрак халәт кичергән чакларым күп:

Шәп әсәрләр язу җиңел –

Язып кына булмый.

Ул иң әрнүле проблемалар турында да якты каләм белән яза. Шигырь юлларында хәтта моңсу елмаюы да чагылып киткәндәй була. Елмаюы да, моңсулыгы да табигый. Күз яшьләре кебек үзлегеннән саркылып чыга торган. Үз моңың шикелле.  Үз моңым, үз сагышым булып аның тагын бер шигыре күңелдә өзгәләнә:

Сандугачлар китә инде,

Кала моңнары гына.

Моңнарының күңелләрдә

Кала торганы гына.

Марат Кәбиров

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү