Татарстанда автобус КамАЗга килеп бәрелгән: ике хатын-кызга зыян килгән

Бүген социаль челтәрләрдә Казанда автобусның КамАЗга килеп бәрелүенең аянычлы нәтиҗәләре чагылдырылган видеолар пәйда булды.

“Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән сөйләп үтелгәнчә, пассажир автобусы уң ягы белән йөк машинасына бәрелгән.

Авария Себер тракты белән Ямашев проспекты чатында килеп чыккан.

Нәтиҗәдә автобусның ике пассажиры зыян күргән. Берсен “Ашыгыч ярдәм” хастаханәгә озаткан, икенчесе, табиблар караганнан соң, хастаханәгә кереп дәваланудан баш тарткан.


Фикер өстәү