Башкортстанда авариягә очраган автобуста зыян күрүчеләргә компенсация түләнәчәк

Башкортстан трассасында әйләнеп капланган автобусның хуҗалары (Чаллының «Альтекс» компаниясе) зыян күрүче пассажирларга компенсация түләячәк. Оешманың башкарма директоры Ленар Уразбахтин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Автобусның туристлар төркеме заказы буенча Башкортстаннан Чаллыга кайтып килеше булган, дип хәбәр итте компания хезмәткәре.

«Автобусны туристлар төркеме яллаган. Пассажирлар иминиятләштерелгән булган. Страховка түләүләренең суммасын иминият компаниясе билгеләячәк. Безнең оешма тарафыннан да акчалата ярдәм күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итте Уразбахтин.

Башкарма директор сүзләренчә, автобус йөртүчегә эшләгән дәвердә бернинди дәгъвалар да булмаган. Ул 18 тапкыр җаваплылыкка тартылса да, алар арасында тупас кагыйдә бозу очраклары юк, дип өстәде ул.

«Автобус йөртүче безгә «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиесеннән эшкә килде, ул анда зур автобус белән идарә иткән. Ул бездә ике елга якын эшли – аңа карата бернинди шелтә дә булмады, ул безнең иң яхшы автобус йөртүчеләрнең берсе», — диде Ленар Уразбахтин.

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә кич Башкортстанда Татарстан туристларын алып барган  King Long XMQ автобусы авария очраган. Фаҗига Уфа — Инзер — Белорецк юлының 54нче чакрымында килеп чыккан. Авариядә алты кешенең гомере өзелде, сигез юлчыга зыян күргән. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү