Бүген «Рубин» премьер-лигада яңа сезонның беренче очрашуын уздыра

Бүген «Рубин» премьер-лигада яңа сезонның беренче очрашуын уздыра. Казаннар Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы уйный.

Билгеле булганча, узган сезон тәмамлангач, Казан командасында баш тренеры алмашында. Хәзер уенчылар белән заманында үзе дә Казанда чыгыш ясаган Роман Шаронов идарә итә.

Яңа сезон алдыннан «Рубин» дистәләп яңа уенчы белән килешү төзеде. Араларында Ульяанда туып-үскән татар егете Камил Закиров та бар.

«Рубин» белән «Локомотив» моңа кадәр 44 мәртәбә уйнаган. Казаннар – 12, мәскәүләр исә 18 тапкыр откан.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү