“Ак барс” командасында иң күп хезмәт хакы алучы уенчы билгеле

Казанның “Ак барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Джордан Уил елына 65 миллион сум хезмәт хакы ала. “Спорт-экспресс” басмасы мәгълүматларына караганда, Канада хоккейчысы КХЛда иң күп хезмәт хакы алучы уенчылар исемлегендә 17нче урында урнашкан.

Федераль спорт басмасы хәбәренә караганда, КХЛда иң акча эшләүче уенчы булып “Барыс” командасыннан сакчы Даррен Диц санала. Аның хезмәт хакы 110 миллион сум. Икенче урында – “Динамо”дан Вадим Шипачев (95 миллион сум). Өченче урында – “Салават Юлаев”тан Теему Хартикайнен белән “Локомотив”тан Максим Шалунов (90ышар миллион сум). Иң кыйммәтле 10 уенчы арасына “Салават Юлаев”тан – 3, ә “Локомотив”тан 4 хоккейчы кергән. Исемлектә Казан командасының элеккеге һөҗүмчесе, ә хәзер “Автомобилист”та чыгыш ясуы Стефан да Коста да бар. Француз хоккейчысы елына 75 миллион сум хезмәт хакы ала. 10нчы урында “Ак барс”ның элеккеге уенчысы, хәзер Тракторда уйнаучы Владимир Ткачев (75 миллион) урнашкан.

Казан командасына килгәндә, “Спорт-Экспресс” һөҗүмчеләр Дмитрий Кагарлицкий белән Пер Линдхольмның 55әр миллион акча алуын хәбәр итә. Һөҗүмче Киррил Петров – 50, сакчы Стивен Кэмпфер – 45, капкачы Игорь Бобков, һөҗүмчеләр Александр Бурмистров, Даниил Тарасов, Артём Лукоянов, сакчылар Никита Лямкин, Роман Рукавишников 40ар миллион сум хезмәт хакы ала.


Фикер өстәү