Данис Зарипов: «Сез һәрвакыт – җиңгәндә дә, җиңелгәндә дә безнең командада»

Спорт кына түгел бу

Яңа Кубокка таба

Алка сугар чак җитте. 2 сентябрьдә КХЛның яңа сезоны башлана. Мәскәүдә узачак тәүге матчта ЦСКА белән «Ак барс» очрашачак. Юлга чыгар алдыннан Казан уенчылары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

Әлбәттә инде, очрашуда сәламәтлек, коронавирустан саклану турында сүз чыкты. «Без читтән торып та эшли алабыз, ә сезнең андый мөмкинлек юк. Читтән торып уйнап булмый бит», – дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов. Президент команданың узган сезонда яхшы уйнаганын, быел да шуны өмет иткәнен әйтте.

– Баш тренерга нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт. Быел да бергә булырбыз дип өметләнәм. Сезнең җиңү – безнең җиңү, – диде Татарстан Президенты. – “Ак барс” – безнең бренд ул. Сезнең өчен Татарстанда гына түгел, республиканың дуслары да җан ата.

Татарстан Президенты “Ак барс” уенчыларына һәм “Татнефть”кә пандемия вакытында хәйрия чараларында катнашкан өчен аерым рәхмәт әйтте. Очрашуда Рөстәм Миңнехановка якасына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан» дип язылган махсус кием бүләк иттеләр. «Сез һәрвакыт – җиңгәндә дә, җиңелгәндә дә безнең командада», – диде капитан Данис Зарипов бүләкне тапшырганда.

Мәгълүм вакыйгалар аркасында КХЛның узган сезоны вакытыннан алда тәмамланды. Гагарин Кубогы иясе ачыкланмый калды. Кызганыч. Ник дигәндә, «Ак барс» төп фаворитлардан саналды. Казан командасының, ким дигәндә, Көнчыгыш конференциясен отып, төп финалга барып җитәсен фаразлаганнар иде.

Яңа сезонга кергәндә исә хоккей клубларына, шул исәптән «Ак барс»ка да ике сынау аша узарга туры килде. Беренчесе әлеге дә баягы коронавируска бәйле. Казан командасында да авыручылар булган. «Исемнәрен әйтмим. Андый проблема бар иде, әмма без аны җиңдек. Хәзер барысы да исән-сау», – диде кичә журналистлар белән очрашуда баш тренер Дмитрий Квартальнов.

Икенче мәшәкать акча мәсьәләсенә кагыла. Моннан ары хоккейчыларга түләнергә тиешле хезмәт хакының гомуми суммасы 900 миллион сумнан артырга тиеш түгел. Гади халык белән чагыштырганда, хоккейчыларга гаҗәеп зур күләмдә хезмәт хакы түләнә. Әмма беркемнең дә үз акчасыннан җиңел генә баш тартасы килми. Шулай итеп, клубларга уенчылар һәм аларның агентлары белән катлаулы сөйләшүләр алып барырга туры килде. Акчаны да янга калдырырга кирәк, уенчыларны да югалтмас өчен тырышасы.

Яңа сезон алдыннан капкачылар Тимур Билалов һәм Адам Рейдеборн, сакчылар Андрей Педан һәм Роман Рукавишников, һөҗүмчеләр Данис Зарипов, Джастин Азеведо, Кирилл Петров, Артем Лукоянов, Михаил Глухов һәм Патрис Кормье белән яңа килешүләр төзелде. Әйтүләренә караганда, капитан Данис Зарипов ике тапкыр азрак хезмәт хакына уйнарга ризалык биргән. Казан клубында бары ике генә уенчының акчасын арттырырга ризалашканнар. Беренчесе – узган сезонда КХЛда иң яхшы капкачы булып танылган һәм 316 минут дәвамында алка керттермичә рекорд яңартып, тарихка кереп калган Тимур Билалов. Икенчесе – команданың төп сакчысы Альберт Яруллин. Аны «Ак барс»ның Данис Зариповтан соң киләсе капитаны дип атыйлар.

Казан клубы, әлеге сынауны уңышлы узып, хәтта тагын бер уенчы алырлык мөмкинлек тапты. КХЛ тарихындагы иң нәтиҗәле һөҗүмчеләрнең берсе булып танылган Найджел Доус моннан ары «Ак барс»та уйнаячак. Казахстан паспортына ия булган (ә андыйлар чит ил хоккейчысы саналмый) Канада һөҗүмчесеннән тыш, Казанга тамашчыга яхшы таныш Александр Бурмистров, Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Хованов, Россиядә ЦСКА һәм «Локомотив»та уйнарга өлгергән Стефан Да Коста килде.

Кыскасы, «Ак барс»ның составы узган елгыдан кайтыш түгел. Моның шулай икәнен Казанда узган ТANECO Чемпионар Кубогы уеннарында күрдек. Төрле елларда Гагарин Кубогын откан командалар катнашында узган турнирда якташларыбыз СКА, «Металлург» һәм «Салават Юлаев»тан өстен чыкты. Шунысы игътибарга лаек: бу турнирда Казан командасының иң яхшы уенчылары булып 20 яшьлек Артем Галимов белән 40ка якынлашучы Данис Зарипов танылды.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

«Ак барс» сентябрьдә кемнәргә каршы уйнаячак?

 

02.09.2020 ЦСКА Ак барс
04.09.2020 Ак барс Витязь
06.09.2020 Ак барс СКА
09.09.2020 Динамо (Минск) Ак барс
11.09.2020 Йокерит Ак барс
13.09.2020 Сочи Ак барс
17.09.2020 Ак барс Салават Юлаев
20.09.2020 Ак барс Сочи
22.09.2020 Ак барс Авангард
25.09.2020 СКА Ак барс
27.09.2020 Северсталь Ак барс
29.09.2020 Торпедо Ак барс

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү