Бер утырып сөйләшкәч. «Ак барс» яңа сезонда беренче җиңүен яулады

«Ак барс» яңа сезонда беренче җиңүен яулады. Казан командасы Мәскәүдә Гагарин Кубогының хәзерге иясе ЦСКАдан өстен чыкты. Олег Знарок уенчылары көндәш капкасына 5 алка кертте, тик иң көчле саналган уенчылар әлегә эшкә керешә алмый интегә.

Яңа сезон башланыр алдыннан спорт сайтларының берсе КХЛдагы иң яхшы уенчылар исемлеген игълан итте. 25 хоккейчы арасына «Ак барс»тан 4 уенчы эләккән: һөҗүмчеләр Александр Радулов, Вадим Шипачев, Станислав Галиев һәм сакчы Вячеслав Войнов. Болар барысы да – Казан командасына әле быел гына килеп кушылган егетләр. Радулов – соңгы елларда НХЛда уйнап кайтты, хәзер исә КХЛда төп «йолдыз» санала. Шуңа күрә аның рейтингның беренче баскычында урнашуы гаҗәп тә түгел. Белгечләр һөҗүмче, уртача алганда, һәр матч саен бер очко җыяр дип фаразлый. Шипачев исемлектә икенче урында урнашкан. «Динамо»да уйнаганда ул өч ел рәттән лиганың иң нәтиҗәле уенчысы саналды. Дүрт тапкыр 60тан күбрәк очко җыйды. Ул да үз урынында, кыскасы. НХЛдан кайткач, СКА, «Авангард» һәм «Динамо»да чыгыш ясаган Вячеслав Войнов КХЛда иң шәп сакчылардан санала. Ул – Олимпия чемпионы, ике мәртәбә – Стэнли, бер тапкыр Гагарин Кубогы иясе булып танылган кеше. Рейтингта унынчы урында урнашкан. «Ак барс» белән 2018 елда Гагарин Кубогын яулаган Станислав Галиев ул елны плэй-оффта иң күп алка керткән хоккейчы да булып танылган иде. Узган сезонны һөҗүмче «Динамо»да уздырды һәм янә иң нәтиҗәле уенчыларның берсе булды. Җәй көне Мәскәүне Казанга алмаштырган хоккейчы рейтингта унбишенче урында урнашкан.

Тик «Ак барс»ның яңа сезондагы тәүге матчында бу егетләр берни майтара алмады. Казан командасы Мәскәүдә «Динамо»га 0:2 исәбе белән оттырды. Әлеге җиңелү хоккей дөньясында бу көннәрдә иң еш телгә алынган вакыйгаларның берсе булды. Аңлашылганча, тәнкыйть сүзләре күп әйтелде. Имеш, «йолдыз»лардан команда килеп чыкмаган, алар бары үзләре турында гына уйлый. Хәтта 2004 елда НХЛ хоккейчыларыннан тупланган уңышсыз составны да искә алучылар булды. Кызып китеп, былтыргы тренер Дмитрий Квартальновны сагынучылар да табылды. Шуңа күрә «Ак барс» белән ЦСКА арасындагы уенда Мәскәү ягының өстен чыгасын фаразлаучылар да күбрәк булды. Җитмәсә, алдагы ике уенда бу команда көндәшләре капкасына 11 алка кертергә өлгерде.

«Ак барс»та исә җыелыш уздырганнар. Ни хакында сөйләшкәннәрен әйтмәсәләр дә, чамаларга була инде. «Шуңа күрә бу уенга бөтенләй башка теләк белән чыктык», – диде баш тренер Олег Знарок, командасы гамәлдәге чемпион ЦСКА капкасына биш алка керткәч. Барыннан да бигрәк Александр Радуловның теләге көчле булып чыкты. КХЛның иң хисле уенчысы үзен дә, көндәшләрен дә кызганмады, иптәшләре белән дә әйткәләште. Аннары аны беренче өчлектән икенчесенә дә күчерделәр. Файдасы булды! Ахыр чиктә Радулов барыбер үз дигәненә иреште һәм матчның өченче периодында командасының өченче алкасын кертте. Белгечләр исәпләп чыгарган: КХЛда ул соңгы мәртәбә 2342 көн элек алка керткән икән! Ул вакытта һөҗүмче ЦСКАда уйный иде. «Беренче матчта начар уйнадык. Сезонны начар башладык – үзебез гаепле. Шуңа күрә икенчесендә дә җиңеләсе килмәде», – диде ул очрашудан соң.

Беренче алканы исә Мәскәү командасы кертте. Казан хоккейчылары беренче период ахырында исәпне тигезләде, икенчесендә өстенлекне үз кулларына алып, тагын бер мәртәбә уңышка иреште. Алкалар Илья Сафонов белән Кирилл Панюков исәбендә. Алар да, очрашуда бишенче алканы керткән Никита Дыняк та бүгенге «Ак барс»та төп уенчылар өммәтендә йөрми. ЦСКАга каршы очрашуның язмышын бу егетләр һәм капкачы Тимур Билалов хәл итте. «Йолдыз»лар кайчан эшкә керешер? Бу сорау ике уенда бер очко да җыя алмаган Вадим Шипачевка кагыла. Олег Знароктан да сорадылар. Ул борчылмаска киңәш итә. «Шипачев үзенә урын таба алмый интегә дип әйтмәс идем. Ул үз эшен башкара, һөҗүмчеләргә ярдәм итә. Икешәр алка кертергә тиеш түгелдер бит инде? Әлегә безнең бер генә проблема бар: бер кешегә күбрәк булганда алка кертү. Башка проблема күрмим, – диде ул очрашудан соң. – Бу башы гына. Барысы да алда әле». Знарок үз егетләрен яклый. Сәбәбе аңлашыла. Тарткалаша башласалар, яхшы уенчылардан команда килеп чыкмаячак.

Киләсе очрашуны «Ак барс» 8 сентябрьдә үз бозында «Адмирал»га каршы уздырачак.

 

Фото: https://www.ak-bars.ru/

 


Фикер өстәү