Сөйләшәләр төрле телләрдә. «Ак барс»ның «кара» октябре ноябрьдә тәмамланырмы?

12 очрашуда – 9 җиңелү. Татарстанның төп хоккей командасы октябрь аен әнә шундый нәтиҗә белән тәмамланды. Моңа кадәр иң шәп уенчылар исемлегендә йөргән хоккейчыларга ни булган? «Ак барс» тамашачысы әнә шул сорауга җавап көтә. «Нефтехимик»ны җиңү ул әле кризис чоры узды дигән сүз түгел. Иртәгә Казан командасы ЦСКА белән очраша.

Сентябрьне «Автомобилист»ка җиңелү белән тәмамлаган «Ак барс» көзнең икенче аенда хоккей сөючеләр теленнән төшмәгән командага әверелде. Олег Знарок уенчылары Екатеринбург командасына – тагын өч, «Металлург» белән «Салават Юлаев»ка икешәр мәртәбә оттырды. Ярый хуш, болары Көнчыгыш конференциясенең лидерлары сафында йөри. Тик бит турнир таблицасының аскы өлешеннән күтәрелә алмый азапланган «Трактор» белән «Барыс» та «Ак барс»тан көчлерәк булганнарын дәлилләде.

Сезон башланыр алдыннан «йолдыз»лар белән килешү төзеп, спорт җәмәгатьчелеге теленнән төшмәгән командага ни булган? Моңа кадәр иң нәтиҗәле уенчылар булып саналган хоккейчылар кинәт кенә кәшәкә тота алмаслык, алкага суга алмаслык хәлгә килә алмый бит инде. Баштарак баш тренер Олег Знарок журналистларны бер үк сүз белән тынычландырырга тырышты: барысы да контрольдә, яхшырак булсын өчен эшлиләр. Кайчак журналистлар белән очрашуда артык кызып китсә дә, икенчесендә елмаерга, татарча сүзләр әйтеп, киеренке хәлне йомшартырга тырышты.

Әмма җиңелүләр арта барып, тискәре рекордлар куела башлагач, имеш-мимешләр тагын да артты. Команда уенчылары бер төркемгә бүленгән һәм алар үзара тыныша алмый, хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җиткәннәр. Әлбәттә инде, бу сүзләрне кире кактылар. «Әллә ниләр уйлап табалар инде. Берсе яза да, икенчесе эләктереп ала, аннары башлана инде. Хоккей турында уйларга кирәк. Без барыбыз да бергә, шуңа күрә җанатарлар бу хәлдән чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Бездә бер генә төркем бар: «акбарсныкылар. «Знарокныкылар», «Билалетдиновныкылар», «Мәгановныкылар» дип атасагыз да була», – диде команданың иң тәҗрибәле уенчыларыннан берсе Артем Лукоянов.

Казан командасында барысы да тыныч, дип ышандырырга тырышсалар да, узган атнада булган бер вакыйгага игътибар итми мөмкин түгел. Уфада «Салават Юлаев»ка оттырганнан соң команда автобусына җанатарлар килеп керде һәм хоккейчыларны уйнарга, алка кертергә өндәде. «Без сезнең өчен янган кебек яныгыз!» – дип кычкыра җанатарларның берсе социаль челтәрләрдә таралган видеоязмада. Тегеләре исә артык игътибар итми. Иң гаҗәбе, җанатарларга автобуска керергә баш тренеры Олег Знарок рөхсәт биргән булып чыкты. Димәк, уенчыларга ул әйткән сүзләр генә җитми булып чыга?

Ахыр чиктә «Ак барс»ның капитаны, 23 очрашуда нибары 4 алка кертә алган Вадим Шипачев җанатарлар алдында гафу үтенергә мәҗбүр булды. «Барысын да төзәтергә тырышабыз. Җанатарлар күптән түзә инде, агын бераз сабырлык сорыйбыз. Сез безгә кирәк, – диде ул. – Төрлечә уйнап карыйбыз, тик килеп чыкмый. Командада хәлнең авыр икәнлеген, аның үзеннән-үзе бетмәсен барысы да аңлый. Бу авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк. Һәркем эшне иң элек үзеннән башларга тиеш», – диде ул. Уенчылар арасындагы мөнәсәбәтләр тыныч икән, әллә эш тренерлардамы? Олег Знарок турында да хәбәрләр күп булды. Мәскәү журналистлары сүзенә ышансаң, баш тренер вазыйфасын Зиннәтулла Билалетдиновка тәкъдим итеп караганнар, әмма ул баш тарткан. Команданың генераль менеджеры Марат Вәлиуллин исә Олег Знарокка ышануларын берничә мәртәбә кабатлады, аны җибәрү турында уйлап та карамаганнар хәтта. Баш тренер исә команданың уены өчен борчылып, төннәр буе йокламаганын әйтә.

Остазларга кагылмыйлар икән, димәк, составта үзгәрешләр булырга мөмкин. Даниил Тарасовның, әйтик, инде күптән бозга чыкканы юк. Тамашачы, дөресен әйткәндә, аның каядыр китеп баруына артык борчылмаячак та. Ә менә команданың лидеры булырга тиешле Александр Радуловның составтан алынуы узган атнада КХЛда төп вакыйгаларның берсенә әверелде. Олег Знарок әйтүенчә, «Ак барс»та кагылып булмый торган уенчылар юк. «Без аңа ял итәргә мөмкинлек бирдек. Ул үз эшенең остасыдыр дип өметләнәм», – диде баш тренер уенчының бу вакыйганы ничек кабул итәчәге турындагы сорауга. Ә бер көн узуга спорт басмаларының берсендә Радулов белән әңгәмә пәйда булды. Ул анда ни өчен нәкъ менә аны составтан чыгаруларын аңлап бетермәвен әйткән.

Лидерлар әнә шул рәвешле бер-берсен аңламый, бүгенге шартларда халыкның күңелен күрү өчен икеләтә тырышырга кирәклегенә төшенә алмый азаплана. 18 яшьлек сакчы Кирилл Евсеев исә «Нефтехимик» капкасына ике алка кертеп, команда тарихында мондый уңышка ирешкән иң яшь уенчы булып танылды. Әмма иртәгә ЦСКАга каршы узасы очрашуда аларның гына тырышлыгы җитмәячәк. Ноябрь ниләр алып килер?

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү