Рәҗәпнең гаҗәеп кешесе: Камил Сәгъдәтшин берьюлы ике бәйрәм ясады

Хезмәттәшебез Камил Сәгъдәтшин берьюлы ике бәйрәм ясады: 70 яшьлек юбилей һәм «Суд залыннан» китабын тәкъдим итү кичәсе. Тагын берсен өстәсәк тә була: «Ватаным Татарстан» газетасында эшли башлавына – 30 ел.

Китапның исеме тәэсир итте, ахры, уйланып утыра торгач, азрак хәтер дә яңарып китте. Татарстанны иңләп-буйлап, озак еллар буена авыл хуҗалыгы темасын яктырткан журналист остарып беткәндер, күрәсең: кайда гына булса да, хуҗалык эшләренең кимчелекле якларын күрми калмый иде. Озак уйлап тормый, язып та чыга. Тәнкыйть кәнфит түгел бит, шуннан Камил абый утырган кабинет төбендә алып гәүдәле ир-атлар күренгәли башлый. Туксанынчы еллар шаукымында бу бигрәк тә шулай булды. Тыныч сөйләшә иде ул үзе. Әмма «кунак»ка килүчеләр арасында кабинетта үзе генә бит. Күңел барыбер тынгысызлана. Аптырагач, телефоннан шалтыратып: «Камил абый, хәлең ничек соң синең?» – дип сораша идек.

Газета укучылар белә инде, «Суд залыннан» рубрикасы «Ватаным Татарстан»да күптәннән үзенең саллы урынын алган. Зал дигәч тә, монда һич кенә дә процесс бара торган урын гына күзалланмый. Журналист җинаятьчеләрнең үзләре белән дә күзгә-күз карап сөйләшкән, кайчакларда иректән мәхрүм итү урыннарының авыр капкаларын да ачып кергән. Язмаларның һәрберсе уйланырга мәҗбүр итә: мондый хәлгә тарымас өчен нишләргә? Кем белә, газетадагы язмалар, бәлки, бик күпләрне ялгыш адымнан саклап та калгандыр.

Камил абыйның юбилей кичәсе бик үзенчәлекле үтте. Күп һөнәр иясе буларак, аның өчен сәхнәдә рәхәт кенә бер «тарткалаш» барды. Кичә Язучылар берлегенең Тукай клубында оештырылгач, аның беренче чиратта язучылыгын, шагыйрьлеген алгы планга куярга тырыштылар. «Каләмдәшебезнең шигырь җыентыклары күп. 50дән артык популяр җыры бар. «Суд залыннан» китабы белән ул прозаик буларак танылды. Чөнки мондагы язмалар нигездә документаль булса да, язылышы әдәби әсәргә бик якын», – диде бу җәһәттән Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рифат Җамал. Без бу сүзләргә бик шатландык. Газетада чыга торган язмаларга әйбәт бәя дигән сүз бит бу.

Әмма ничек кенә булмасын, хезмәттәшебез безгә журналист буларак кадерле. Сәхнәгә кем генә күтәрелсә дә, аның чын авыл хуҗалыгы белгече булуына басым ясамый калмады. Ничәмә-ничә еллар буена кыр-басулардан кайтып кермәгәч, һәр яңалыкның төбенә төшәргә тырышкач, гаҗәп тә түгел кебек инде. Камил абыйның эшен дәвам иттереп, бу теманы алып баручы хезмәттәшебез Зөһрә остазына бигрәк тә рәхмәтле булуын әйтте. Габделбәр Ризванов исә, гадәттәгечә, төрле кызык-мызыкларны искә төшереп мәш килде. Белми дә йөргәнбез, хезмәттәшебезнең «шагыйрь» дигән кушаматы да бар икән. Аңа аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов кушкан. Җырчы аның белән гел очрашу җаен эзләгән. Баксаң, заманында Камил абыйның шигырьләре аша татар телен камилләштерергә теләгән булып чыкты. Сәнгать кешеләре белән гел юлы кисешеп торган хезмәттәшебезнең. Салават Фәтхетдинов иҗатына багышланган сигез китаптагы шигырь юллары да аныкы. Җитмәсә, 8 Март бәйрәмендә дүртьюллыклар багышлап, редакция кызларының да күңелләрен күтәрә белә ул.

Үзенә зыян килсә килә, әмма башкаларны ташламый, ярдәм кулы суза торган гадәте бар хезмәттәшебезнең. Бу җәһәттән тәрҗемәчебез Валентина Семенова да бер вакыйганы искә төшерде: «Камил абый үзе хәтерләми дә торгандыр әле. Ул мине эшкә урнаштырды», – диде ул. Баксаң, ул вакыттагы редактор ни сәбәпледер аны алырга теләмәгән. Шулвакыт әллә кайдан гына килеп чыккан Камил абый, Валяның кем икәнен дә белмичә, бу кызның редакциягә бик кирәклеген, аннан башка эш бармаячагын дәлилли алган. Иң мөһиме, сүзләре дөрес тә булып чыккан.

Камил абыйның туган ягы Спас районыннан килгән кунаклар, мөгаен, барыбыз өчен дә үрнәк булгандыр. Менә ичмасам бер йодрык булып, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр, дигән фикер калды тамашачыларда. Тирәнрәк уйлап карасаң, мондый мөнәсәбәт тә җиңел генә бирелми. Камил абый үзе дә бик күп еллар буе ике араны бер итеп йөри. 2000 елда аны якташлар оешмасы рәисе итеп сайлап куйдылар. 25 ел буена район башлыгы вазыйфасын алып барган Камил Нугаев хәзер дә гаҗәпләнә. «Очрашуларны оештырып, безне мәдәният йортларына кунакка гына чакыра иде. Ничек шулай булдыра алган ул аны?» – ди. Шул ук вакытта азрак зарланып алуны да кирәк дип тапты. «Бервакыт шулай «Ватаным Татарстан»ны укып утырам. Районыбызны терлекчелек буенча тәнкыйтьләп чыкканнар. Авторына күз салсам: Камил Сәгъдәтшин. Ачу килде инде үзе. Әмма аннан һич кенә дә качып котылып булмый иде шул. Дөреслек дигәндә, үзебезнеке дип тә тормый ул». Хезмәттәшебез «Иске Рәҗәп авылының мактаулы гражданины» исеменә дә лаек булды бу көнне. Шул уңайдан шаяртып та алдылар. Бу таныклык белән аңа туган авылы юлларында бушлай йөрергә, җәй көне җиләк ашарга, гөмбә җыярга ярый икән. Ә менә утка, суга, газга барыбер түлисе, ди.

Камил абыйның авылга кайтасылары бар әле. Ул анда укучылар белән гел очрашып тора. Аларны журналистика серләренә төшендерә. Үзе дә бит авылдашы, танылган журналист Сәмигулла Хәйретдинов оештырган түгәрәктә каләмен чарлый башлаган. Мәктәптә укыган вакытта ук колхоз рәисенең кирәген бирде ул, дип көлдереп тә алдылар. Бәләкәй чакта ук тормыш тәҗрибәсе бай булгандыр, мөгаен. 11 балалы гаиләдә әтиләреннән үрнәк алып үскән малай бит ул. Әтисе турында сүз чыккач, бер кыйссаны да искә төшерик әле. Егерме беренче елгы ачлыктан качып, Камил абыйның әби-бабалары, 20ләп туганы (әтисенә ул вакыт 9 яшь була) Төркиягә юл тота. Чиккә җиткәндә, малайны тиф аяктан ега. Соңрак килеп алырбыз дип ниятләп, баланы калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Әмма, ни кызганыч, тора-бара бер-берләрен югалталар. 9 яшьлек малай 5 ел буена Төркия чигеннән туып үскән Иске Рәҗәбенә таба атлый. Кайтып җиткәндә инде аңа 14 яшь була. Менә нинди нык нәселдән ул Камил абый. Бу хакта күрше авылларда да беләләр, якташларын көтеп торалар. Бүген бушап калган Ирек авылы халкы да чыкты котларга. Алар ел саен җыелышып кайталар, зиратны карап, чистартып, әрвахларга дога укып киләләр икән. Хәзер инде, тарихта калсын дип, авыл турында китап язу уе белән яналар. Камил абый аларга булышырга сүз биргән.

Үзе дә яза, башкаларны да өйрәтә. Берничә ел элек ул булачак журналистлар өчен үз премиясен дә булдырган. Моның өчен КФУ профессоры Васил Гарифуллин белән бергәләп студентлар арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алалар. Ул үзе гади генә: «Үзем укыганда, матди як ифрат авыр булды. Иш янына куш булыр шунда», – дип кенә куя. Әмма алай гына түгел, мондый игътибар беренче чиратта иҗат итәргә стимул бирә. Иҗат кешеләре өчен бу – бик кирәкле әйбер. Камил абыйның туган авылы турындагы «Болгарым-Рәҗәбем» дигән җырына (Сафьян Ибраһимов көе) клип төшереп, якташлары тагын бер зур бүләк ясадылар. Бу хәлләрдән соң Камил абый да тагын да рухланыбрак иҗат итәр дип уйлыйбыз. Исән-сау булып, имин тормышта, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәсен дигән теләктә калабыз.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү