«Хозур» нәшрият йорты Россия мөселманнарының күпсанлы үтенечләрен исәпкә алып, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән мобилизацияләнүче мөселманнар, аларның гаиләләре һәм якыннары өчен өстәмә тираж белән «Молитвы – дуа» дип исемләнгән кесә китабын нәшер итәчәк. Тагын өстәмә 20 мең китапчык бастыру чыгымнарын хәйрияче үз өстенә алган.
Тиражның бер өлеше 3нче ноябрьгә, ә калган өлеше киләсе атна дәвамында әзер булуы хакында хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге китапчыкларның 4500 данәсе моңа кадәр мобилизацияләнгән солдатларга бушлай таратылган иде.
«Молитвы – дуа» дип исемләнгән кесә китабында Аллаһыдан ярдәм сорап, борчылганда һәм курыкканда уку, дошманнарны җиңү өчен догалар тупланган.