Казандагы Хәрби госпитальдә намаз уку бүлмәсе ачылды

Кичә Казан шәһәре Хәрби госпиталендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Хәрби госпиталь җитәкчесе подполковник Дамир Ижбирдеев, намаз бүлмәсенең имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин, госпитальдә дәваланучылар катнашты. Ул госпитальнең беренче катында урнашкан. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гыйбадәт бүлмәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм Казан шәһәренең “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншинның башлангычы белән булдырылган. Госпиталь администрациясе тарафыннан бүлеп бирелгән бүлмәне быелның октябрь аеннан җиһазлау эшләре алып барылган: иганәчеләр ярдәме белән келәмнәр, намазлыклар, кирәк-яраклар сатып алынган, барлык кирәкле дини әдәбият тупланган.

Рәсми ачылыш вакытында мөфти Камил хәзрәт намаз укуның фазыйләтләре, тәүбә кылу хакында үтемле вәгазь сөйләде.

Гыйбадәт бүлмәсенең зурлыгы – 12 квадрат метр, биредә берьюлы 10 кеше намаз укый һәм дога кыла ала. Хезмәткәрләр һәм дәваланучылар өчен бүлмә тәүлек әйләнәсе ачык. Намаз бүлмәсе өчен җаваплы хәзрәт итеп Ирек Җиһаншин билгеләнде. Биредә киләчәктә дәваланучыларның дини сорауларына җавап бирү очрашулары үткәрү ниятләнә. Дәваланучыларның үтенече буенча намаз укырга өйрәнүне оештыру мөмкинлеге бар. Биредә Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортыннан күпләгән дини әдәбият урын алды: Коръәннәр, татар һәм рус телләрендә “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмалары, гакыйдә, намаз укырга өйрәнү, ислам дине нигезләре, дога китаплары, календарьләр – барлыгы 20дән артык басма. Дога китаплары һәр этажда дәвалану бүлекләрендәге китап киштәләренә дә куелды. Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, уңайлы форматта. Махсус җыентыкта Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен һ.б. догалар тупланган.


Фикер өстәү