Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсенең Онкология, гематология һәм хирургия үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Беренче «Әттәхият» (гыйбадәтханәне сәламләү) догасын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Намаз уку бүлмәсе Онкология үзәгенең (10нчы корпус) бишенче катында урнашкан. 21 квадрат метрлы бүлмәдә берьюлы 10-15 кеше намаз укый ала. Биредә зәвык белән ремонт ясалган, кыйблага караган якта михраб эшләнгән, идәнгә йомшак келәм җәелгән. Намаз укырга теләүчеләр өчен тәһарәт алу бүлмәсе дә эшләнгән. Гыйбадәт кылучыларга намазлыклар бирелә.

Намаз уку бүлмәсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән. Бүлмәне җиһазлау чыгымнарын Хәйрия фонды үз өстенә алган. Гыйбадәт кылу өчен махсус урын булдыруны хастаханәдә дәваланучы балаларның ата-аналары сораган. Хастаханәнең башка корпусларында ике намаз уку бүлмәсе инде эшләнгән булган. Бүген ачылганы – өченчесе.

«Җәмәгать урыннарында намаз уку бүлмәләре ясауга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов этәргеч биреп җибәрде. Барыбызның тырышлык белән хәләл тормыш рәвеше алып бару буенча алга барабыз. Бу эштә ярдәм итә алучыларга һәрвакыт рәхмәтле булырга кирәк», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев республика хастаханәләрендә башка дин тотучылар өчен дә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачыла баруын әйтте. Ул намаз уку бүлмәсен булдыруга көчен керткәннәргә рәхмәтен белдерде.

«Хәзер без дин әһелләрен реанимация палаталарына тормыш юлының азагына килеп җиткән пациентлар янына кертү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Якын арада уңай нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез», — диде Альмир Абашев.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова бөтен районнарның үзәк хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләре булдырылганын әйтте. Аның сүзләренчә, Җиденче хастаханә, Республика клиник хастаханәсе, Республика клиник онкология диспансеры кебек Казанның эре медицина оешмаларында да гыйбадәт кылу бүлмәләре бар.


Фикер өстәү