Рөстәм Миңнеханов Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин 2023 ел нәтиҗәләре, шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең киләсе 2024 елга планнары турында фикер алыштылар.

Татарстан мөфтие искә төшергәнчә, 2023 елда ТР Мөселманнары диния нәзарәте эшчәнлегенең төп төрләре конфессияара татулыкны ныгытуга, туган телне һәм татар-мөселман традицияләрен саклауга, хәйриячелеккә юнәлдерелгән. Камил хәзрәт аерым билгеләп үткәнчә, ТР Мөселманнары диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасында мобилизацияләнгәннәргә һәм граждан халкына ярдәм итүдә актив катнашкан. Шул исәптән мөфти, үзе Мариупольгә барып, җирле мөселманнар белән аралашкан, махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгәнәргә 4 гуманитар йөк җибәрелә, шулай ук Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләр хезмәт иткән ЛНР хәрби частена 4 командировка оештырылган.

Шулай ук яшьләр сәясәте, китап нәшрияты, halal life style — мөселман инфраструктурасы һәм хәләл индустрия пропагандалау өлкәсендә чаралар уздырылган.

Милләтара татулыкны һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуга килгәндә, 2023 елда, аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашкан. Дини һәм милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны саклауның мөһимлеге кебек темалар тикшерелгән. Патриарх Татарстанга һәм аның күп милләтле халкына хас булган күркәм күршелек традицияләрен югары бәяләгән.

Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, 2023 елда – Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында — туган телне саклауга юнәлдерелгән чаралар күп булган. Мәсәлән, 150ләп кеше татар телен өйрәнү курсларында белем алган. «РИИда, 5 меңнән артык укучы татар телен өйрәнү буенча «Без-татарлар!» онлайн-платформасында теркәлгән .

«Хәтер көне» республиканың барлык мәчетләрендә, шул исәптән  «Кол Шәриф»тә 100 дән артык дин тотучы катнашында узган.

2024 елның төп темалары арасында — ислам финансларын кертү буенча экспериментта катнашу, Гаилә елы, Ислам фәннәре һәм ИТ-технологияләр елы, Halal life style елы кысаларында чаралар. Аерым алганда, Казанда яңа «Хәләл» үзәге, Россиядә ПЧР ысулы белән дуңгыз ите ДНКсын ачыклау өчен беренче мөселман лабораториясен ачу, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре өчен muslim fiendly лояльлек системасын кертү планлаштырыла.

2024 елда шулай ук «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме химаясе һәм бренды астында чит ил кунаклары катнашында федераль статуста Республика ифтарын оештыру һәм үткәрү планлаштырыла. Мобилизацияләнгәннәргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, яшь буында патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән эшчәнлек дәвам итәчәк.


Фикер өстәү