Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат

Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Россия мөселманнары олы югалту кичерә — бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара.

Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, аеруча улы, Самара өлкәсенең хәзерге мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Вәгыйзь хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм», — дип кайгы уртаклашты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

  • Вәгыйзь хәзрәт Яруллин күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара. Вагыйз Лотфулла улы Яруллин 1934 елда Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа, Куйбышевка килеп эшли башлый. Иске мәчет дип аталучы намаз йортына имам-хатыйп итеп сайлана. 1991 елда инде ул Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие, 1999 елдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана.
  • 2012 елда Вагыйзь хәзрәт региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын калдыра һәм Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана. Вагыйз хәзрәтнең казанышлары Дуслык ордены, өлкә хөкүмәтенең Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Фикер өстәү