Коронавируска каршы икенче вакцинаны кайчан теркәүләре билгеле

Коронавируска каршы «Вектор» үзәгендә ясалган икенче вакцинаны киләсе атнада теркәргә ниятлиләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «ЭпиВакКорона» үзәге башлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«„ЭпиВакКорона“ вакцинасын планлаштырылган теркәү датасы – 2020 елның 15 октябре», — диде Ринат Мәксүтов.

Галимнәр 60 яшьтән өлкәнрәк 150 кеше арасында теркәүдән соң аерым клиник тикшеренү үткәрәчәк.

Коронавируска каршы «Вектор» үзәгендә ясалган вакцина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан теркәлгән икенче препарат булачак. Гамалея исемендәге үзәк белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Спутник V» дип аталган тәүге препарат август башында теркәлгән иде. Хәзерге вакытта Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге Иммунобиологик препаратлар ясау һәм тикшеренүләр федераль фәнни үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән вакциналар да клиник сынаулар уза.


Фикер өстәү