Татарстанда янә локдаун режимы игълан ителмәсме?

Татарстанда коронавирустан прививка ясатучылар саны 800 меңгә җитеп килә. Узган атнада кайбер урыннарда вакцинаның хәтта җитмәве турында да хәбәр иткәннәр иде, бу көннәрдә республикага тагын 40 мең доза кайткан.

Шулай итеп, республикада барлыгы 757041 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан, 524865 кеше икенче дозасын алган. Сакланучылар саны белән беррәттән, авыручылар саны да арта.

– Узган тәүлектә Татарстанда 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Республикада барлыгы 23516 очрак теркәлгән. Бүген 2,2 мең кеше табиблар күзәтүе астында, – дип сөйләде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда.

Авыру йоктыручылар арасында Казан белән Чаллыдан кала, Лаеш, Актаныш, Түбән Кама, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә бар.

Татарстанда янә локдаун режимы игълан ителмәсме? Илнең башка төбәкләреннән килгән хәбәрләрне ишетеп, мондый сорау еш яңгырый. Аны Любовь Авдонинага да җиткерделәр.

– Вазгыять әле дә катлаулы. Без тотрыклылыкны билгеле бер чикләүләр һәм вакцинация ярдәмендә генә саклый алабыз. Әлегә моннан да катгыйрак чикләүләр кертергә җыенмыйбыз, әмма эпидемияне тулысынча җиңүнең үзебездән торуын кабат ассызыкларга телибез. Юлы бер: кешеләргә, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртып, вакцина ясатырга кирәк, – диде идарә башлыгы урынбасары.

Ә вакцина ясатырга теләгән һәркем өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган. Казанда тагын бер вакцинация пункты ачарга ниятлиләр. Анысы Казан үзәгендәге банк бинасында урнашачак.

– Бу юнәлештә эш җайга салынды: республикага яңа партия вакцина кайтты. Димәк, эшне көчәйтергә була. Татарстанда вакцинаның беренчесен ясату өчен дә, икенчесенә дә препаратлар җитәрлек. Якын арада бер компонентлы «Спутник Лайт» препараты килүен көтәбез, ул икенче кат вакцинация ясатучыларга да, имуннитеты түбән кешеләргә дә туры килә, – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

«Спутник Лайт» препараты Россиядә май башында теркәлде. Ул коронавирустан икенче тапкыр вакцина ясатырга теләүчеләр өчен кулланыла. Бу – Россиядә коронавирусны профилактикалау өчен кулланылучы дүртенче препарат. Билгеле булганча, «Спутник V», «КовиВак»,  «ЭпиВакКорона» препаратлары да теркәлгән һәм бүген актив кулланыла.

Моннан тыш Жаворонков вакцина ясату турындагы ялган документлар ясаучыларның җаваплылыкка тартылачагы турында кабат искәртте:

– Бу инде – күп тапкырлар күтәрелгән мәсьәлә. Гаебе табылган белгеч һәм ул эшләүче оешма, һичшиксез, җавапка тартылачак. Белешмә яки сертификат сату кеше сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый. Нигә бу турыда уйламыйлар? – диде ул.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренчә, шәхси клиникаларның коронавируска каршы вакцина ясарга хокукы юк, димәк, алар вакцинация узу турында белешмәләр һәм сертификатлар бирә алмый.

 

Соңгы арада коронавируска каршы вакцинаны балаларга ясатырга мәҗбүр итәчәкләр, дигән имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ачыклык кертте:

– Балалар арасында авыручылар саны югары дәрәҗәдә түгел. <…> Балаларга коронавирустан прививка ясату, укырга шуның буенча кертүгә кагылышлы мәҗбүри таләпләр булдырырга җыенмыйбыз, – диде ул туры эфир барышында.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү