Җитте чират балага: коронавирус белән сабыйлар ешрак авырый башлаган

Хәзер инде балаларны да аямый! Соңгы арада коронавирус белән сабыйлар да ешрак авырый башлаган. Ул гына да түгел, хәзер алар бу чирне күпкә авыррак уздыра, ди белгечләр. Вазгыятьнең шулай кисәк үзгәрүендә коронавирусның өченче дулкынында пәйда булган яңа дельта-штаммны гаепли алар.

Хәтерләсәгез, моннан бер ел чамасы элек – коронавирус турында әле сөйләнә генә башлаган чорда, балалар әлеге чиргә сирәк бирешә, авырган очракта да аны җиңелрәк уздыра, дип ышандырганнар иде. Әмма соңгы арада теркәлгән саннар бу сүзләрнең киресен исбатлый. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, бер ел элек балалар коронавирус белән авыручыларның 6–7 процентын гына тәшкил иткән булса, бүген бу күрсәткеч 8–10 процентка җиткән. Бу көннәрдә Гарвард университеты галимнәре коронавирусның яңа дельта-штаммына 12 яшькә кадәрге балаларның ныграк бирешүен ачыклаган. Бүген дөнья күләмендә теркәлгән коронавирус йоктыру очракларының 13 проценты нәкъ менә шушы төркемгә туры килә.

Татарстанда да хәлләр мактанырлык түгел. Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, эпидемиолог-табиб Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада коронавирус йоктырган балалар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10–15 процентка күбрәк. «Шуңа күрә хәзер инде балалар бу чиргә сирәк бирешә дип әйтеп булмый. Алар да коронавирус белән авырый, йоктыра ала. Шулай да, ничек кенә булмасын, балалар арасында әлеге чир белән авыручылар, өлкәннәр белән чагыштырганда, күпкә азрак. Ник дигәндә, әлеге вирус кеше организмына билгеле бер рецепторлар аша үтеп керә. Балаларда алар азрак, өстәвенә өлгереп тә җитмәгән була. Шуңа күрә вирус яшь организмга чагыштырмача авыррак үтеп керә», – ди белгеч.

Коронавирус белән авыручы балалар бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә урнашкан госпитальдә дәвалана. Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, ковид белән авырган олыларда да, балаларда да бер үк билгеләр күзәтелә. Ис-тәм сизмәүдән бигрәк, әлеге чир вакытында күбрәк тән температурасы күтәрелә, йөткерү, тамак авырту борчый. «Вирус котырган чорда хроник чирләре булган, мөмкинлекләре чикләнгән – инвалид балалар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. ДЦП, аутизм диагнозы куелган балалар коронавирусны аеруча тиз йоктыра. Бу чирне алар авыррак та кичерә», – ди белгеч.

Әлмәттә яшәүче Әлфия Харисованың (исеме үзгәртелде. – Д.Г.) 9 яшьлек кызы Яңа елдан соң кисәк кенә авырый башлаган. Баштарак балага салкын гына тигән дип уйлаганнар. Әмма ул көннән-көн ныграк йөткерә, ахыр чиктә ис һәм тәм сизми үк башлагач, эшнең нидә икәнлеген чамалап алалар. «Кызыбызда коронавирус булып чыкты. Ике атна буе дәваландык. Аннары аяклары сызлый башлады, соңрак бөтенләй аягына баса алмый башлады. Йөрәге тик кенә яткан чакта да минутына 140 тапкыр тибә иде. Ковидтан соң шулай өзлеккән, диделәр. Хәзер кызыбызның хәле ярый, Аллага шөкер. Әйбәт кенә укып йөри. Шулай да элеккеге сыман шук, чая түгел әле, хәлсезлеге һаман бар. Гаиләбез белән кулларны даими юып, гел битлектән йөрдек югыйсә. Чир иярәсе булса, барыбер йога икән инде ул», – ди әни кеше.

Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе исә чирдән саклану өчен битлеккә генә өметләнмәскә куша. Балалар сәламәтлеген кайгыртканда бигрәк тә. «Бу чирдән битлек кенә саклап бетерә алмый. Бала аны бөтенләй кими, кигән очракта да, озак йөри алмый. Шуңа күрә баланы чир йоктыру ихтималы зур булган урыннарга алып бармау хәерлерәк. Коронавирустан саклану өчен аның янәшәсендәге, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең прививка ясаткан булуы да кирәк. Аеруча янәшәдәге әти-әнисе, әби-бабасы, туганнарының вакцина кадаткан булуы шарт», – ди Дмитрий Лопушов. Якын киләчәктә коронавируска каршы прививканы балаларга да ясый башларлар дип саный ул. Билгеле булганча, әлегә бу фикер тәкъдим рәвешендә генә яши бирә. «Мондый вазгыятьтә башкача була да алмый. Коронавируска каршы вакцинаның илкүләм календарьга кертелүе ихтимал», – ди белгеч.

Вакцина димәктән, соңгы арада коронавируска каршы прививка ясатучылар арасында: «Монысы булгач, гриппка каршы прививка ясатып тормасам да була инде», – дип фикер йөртүчеләр дә очрый башлады. Ковидка каршы ясатылган вакцина бер үк вакытта грипптан да саклаячак дип өметләнә алар. Белгечләр исә моны зур хата дип атый. «Болай дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Бер прививка икенче авырудан саклый алмый, – ди  Дмитрий Лопушов. – Коронавируска каршы прививка ясаткан кеше – грипп белән, гриппка

каршы прививкасы булганы коронавирус белән авырырга мөмкин. Кеше икесе белән берьюлы авырган очракта хәлнең ни дәрәҗәдә мөшкел булачагын күз алдына да китерү куркыныч. Шуңа күрә гриппка каршы да, коронавируска каршы да прививка ясатырга кирәк. Бер прививка белән икенчесе арасында бер ай аерма булырга тиеш. Әле грипп котырган чорга аяк басмадык. Шуңа күрә анысына да алдан аяк киенеп куяр өчен менә дигән чак хәзер».

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе генә читтән ияргән, калганнары барысы да авыру кеше белән контактка керү аркасында йоккан. 17 кеше – хастаханәдә, 35 кеше өйдә дәвалана. Ковид йоктыручыларның күбесе (23 кеше) Казанда яши. Калганнары Чаллы (9 очрак), Әлмәт (6 очрак), Түбән Кама (5 очрак), Алабуга, Минзәлә, Тукай, Чистай районнарында (2шәр очрак), Лениногорскида (1 очрак) яши. Прививка ясатучылар – 1038411 кеше.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://ria.ru/


Фикер өстәү