Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары Казанның 5 спорт корылмасында уздырылачак

Соңгы мәгълүматларга караганда, Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннарында дөньяның 99 иленнән 3 мең делегация әгъзасы, шул исәптән акыл үсешендә үзенчәлекләргә ия булган 2 мең спортчы катнаша. Бу хакта Татарстан спорт министры Владимир Леонов белдерде. Бүгенгә спорт программасы тулысынча эшләнеп, берничә тест чарасы да үткәрелгән инде. Казанның 5 спорт корылмасында спортның 7 төре: кыска чаңгыда йөгерү, тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу һәм тимераякта узышу буенча ярышлар уздырылачак.

Махсус Олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарын “Татнефть Арена” мәйданчыгында уздыру күздә тотыла. Аларның режиссеры – Алексей Сеченов (ул 2013 елгы Универсиадага һәм 2015 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына да шундый тамашалар әзерләгән). Аның әйтүенчә, махсус Олимпиада ачылышында тамашачылар туры эфирда Олимпиада уты эстафетасының финалын күрәчәк, бер-береңне аңлау, ничек бар-шулай кабул итү тамашаның төп темасына әйләнәчәк.
Махсус Олимпиада ачылышына багышланган тәүге чара 6 июль көнне уздырылды. Ярышларга 200 көн кала Бауман урамында Махсус Олимпиада башланачак көннәрне “санаучы” стела ачылды.
Чараны үткәрүгә 2250 волонтерны җәлеп итү күздә тотыла. Аларны сайлап алу быел октябрь аенда төгәлләнәчәк, шуннан соң өйрәтү башланачак.
Исегезгә төшерәбез: Махсус Олимпиада халыкара хәрәкәтенә 1968 елда нигез салынган. 1989 елга кадәр ярышлар бары тик АКШта гына уздырылган. Бу уеннар ике елга бер тапкыр, чиратлаштырып, җәйге, кышкы чорларда үткәрелә һәм бөтен дөньяга күрсәтелә. Моңа кадәр ярышлар Австриядә (2017 елда), АКШта (2015), Көньяк Кореядә (2013), Грециядә (2011) узган.


Фикер өстәү