Татьяна Навка : « Алар ни теләгәннәрен бик яхшы белә»

Алар ни теләгәннәрен бик яхшы белә. Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Татьяна Навка акыл ягыннан үзенчәлеге булган спортчылар белән очрашудан соң әнә шулай диде.

«Алар безнең арада кайнарга тиеш»

Казанда Россиянең 36 төбәгеннән килгән 600гә якын катнашучыны җыйган Махсус Спартакиада дәвам итә. Боз сараенда спортчылар белән Кышкы уеннарның илчесе Татьяна Навка очрашты.

– Фигуралы шуу – спортның иң катлаулы төрләренең берсе. Монда кешенең тәне, акылы, эчке халәте берләшә. Ә бүгенге спортчылар мине шаккатырды: олысы да, кечесе дә бозны үз итә, бик катлаулы элементлар ясый. Миңа калса, мондый үзенчәлекле кешеләргә игътибарны кызганмаска кирәк. Алар безнең арада кайнарга тиеш, – дип сөйләде Олимпия чемпионы журналистларга. Киләчәктә фигуралы шуу буенча үз мәктәбендә акыл ягыннан үзенчәлеге булган балалар белән эшләргә ниятләве турында да әйтте Навка.

Махсус Олимпиада Президенты Ольга Слуцкер исә Казанның дөнья күләмендә уздырылачак уеннарга әзерлеген бәяләде:

– Үзем дә спортчы буларак, мондагы инфраструктурага чын күңелдән соклануымны белдерәм. Трассалар да, спорт корылмалары да барлык таләпләргә дә җавап бирә, – диде ул. – Бигрәк тә Спартакиада катнашучыларыныңканәгать булуын күреп сөенәм. Иң мөһиме шул бит.

«Боздан көч алабыз»

Санкт-Петербургтан килгән Роман Зинуров һәм Анна Яковлева турында 2022 елгы кышкы уеннарда фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының нигезе дип сөйлиләр. Алар – бөтен дөньяга бары берничә генә булган парлы шуучыларның берсе. Бүгенге хыяллары – киләсе елда бөтен дөньяны таң калдыру.

– Без инде 2017 елдан бирле бергә шуабыз. Иң мөһиме: бер-беребезгә тулысынча ышанабыз, ә ышаныч катлаулы элементлар ясарга мөмкинлек бирә, – дип сөйләде безгә Анна.

Роман да Аннаның сүзләрен хуплады. Боздан көч ала икән спортчы. Тәүге тапкыр ул 1993 елда Австриядә узган олимпиадада чыгыш ясаган, һәм тукталырга җыенмый да.

Роман белән Аннаның дуэты Татьяна Навканы да шаккатырды. «Аларга дөньяда тиңнәр булмаячак!»– диде ул.

Ольга Слуцкер исә акыл ягыннан үзенчәлекләре булганнарны спорт белән дуслаштырырга кирәк дигән фикердә. Алар спортка килгәч бөтенләй үзгәрә, чыныга, ди ул. Мисаллар да аз түгел бит: Роман белән Анна гына да раслый моны. Иң мөһиме: бу өлкәдә үз урыннарын тапсыннар.

Лилия Гыймазова

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә сәфәре барышында  МахсусОлимпиаданың 2022 елда Казанда узасы Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны оештыру комитеты башлыгы, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко үткәрде. Чернышенкосүзләренә караганда, Татарстанның халыкара ярышларны оештыруда тәҗрибәсе зур. «Яхшы буласына шик тә юк. Казанның күп проектларны уңышлы оештыра алган кешеләре, волонтерлыкүзәкләре, яхшы инфраструктурасы бар», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Махсус Олимпиада спортның кышкы төрләрен үстерүгә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәчәк. «МахсусОлимпиаданың халыкара уеннарын уздыру – безнең өчен зур җаваплылык», – диде ул.


Фикер өстәү