Камилә Вәлиева Владимир Путинга рәхмәтен белдерде

Бүген Кремльдә Пекиндагы олимпия уеннары призерларына бүләкләр тапшырдылар. Владимир Путин чемпионнарны хөрмәтләү тантанасы алдыннан фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Камилә Вәлиеваны 16 яшьлеге белән котлады.

«16 яшь тулган көнне Россия Федерациясе Президентыннан Дәүләт бүләге алу минем өчен зур дәрәҗә», — диде Олимпия чемпионы.

«Әлбәттә, бөтен ил, спортның фигуралы шуу төрен сөючеләрнең һәммәсе Камилә өчен моңарчы булмаганча бик нык борчылды. Аның таланты фигуралы шууның иң катлаулы барлык элементларын, искитмәле гүзәллек, нәфислекне сыйдырган. Бу сөйкемле кыз үзенең хезмәте белән спортны чын мәгънәсендә сәнгать биеклегенә күтәрде. Мондый камиллеккә ялган, ниндидер өстәмә әйберләр кулланып кына ирешеп булмый. Хәер, фигуралы шууда бу өстәмә әйберләр кирәк тә түгел. Без моны барыбыз да яхшы аңлыйбыз һәм беләбез», — диде Владимир Путин үз чыгышында.


Фикер өстәү