Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Камилә Вәлиева белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Камилә Вәлиева белән очрашты.

Республика җитәкчесе спортчы кызның Пекинда узган Олимпия Уеннарындагы осталыгын югары бәяләде, Камиләнең спорттагы уңышлары башка яшьләр өчен дә үрнәк булып торуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага “Дуслык” орденын тапшырды.

Очрашуга фигуралы шуу остасының әнисе Алсу да килгән иде. Аңа Президент “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды


Фикер өстәү